Яңалыклар

02.10.2012
Бүген Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС), ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының консультатив органы экспертлары Виши Золт һәм Гергели Надь борынгы Болгар шәһәрендә булдылар. Аларны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата барды.
02.10.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС), ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты консультатив органы экспертлары Виши Золт һәм Гергели Надь белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты.
02.10.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү федераль хезмәте җитәкчесе Александр Фролов һәм Бөтендөнья метеорология оешмасы генераль секретаре Мишель Жарро белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда шулай ук республика экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров катнашты.
02.10.2012
Бүген ТР Актаныш муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясендә район башлыгы вазыйфасын башкаручы сайланган. Ул – Фаил Камаев. Моңа кадәр ул Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе иде.
02.10.2012

Бүген Казанда гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча төбәк проблемаларына багышланган халыкара фәнни конференция ачылды. Ул БДБ илләре гидрометеорология буенча дәүләтара советының 24 нче сессиясе кысаларында оештырылган. Чара Казан (Идел буе) федераль университеты базасында уза. Бүген конференциянең ачылышы УНИКСның кече залында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Фролов, Бөтендөнья метеорология оешмасы генераль секретаре Мишель Жарро катнашында үтте.

02.10.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең “Коч Холдинг”, “Ренессанс” һәм “Форд Отосан” компанияләре вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда вице-премьер – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин катнашты. Төркия делегациясен Төркия-Россия эшлекле советы рәисе Эрман Ылыджак җитәкли.

02.10.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты. 

01.10.2012
Татарстанда - Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС), ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты консультатив органы экспертлары, Виши Золт һәм Гергели Надь. Сәфәрләренең максаты - Болгар һәм Зөя шәһәрләре белән әлеге тарихи һәйкәлләрне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча башланган эш кысаларында танышу.
01.10.2012
Бүген Казанда Россия төбәкләрендәге бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең VI илкүләм съезды ачылды. Казан Ратушасында съездның ачылыш тантанасы Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил Павел Астахов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Җыенда бала хокуклары буенча ил төбәкләрендәге вәкаләтле вәкилләрдән тыш, федераль ведомстволар, иҗтимагый һәм эксперт оешмалары вәкилләре дә катнаша.

01.10.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министрын тәкъдим итте.  Хөкүмәт җитәкчесе ТР Президентының ТР Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләү турындагы Указын укыды. Традиция буенча яңа билгеләнгән министрга портфель һәм значок тапшырылды.

Битләр: << 1851 1852 1853 1854 1855 1856 ( 1857 ) 1858 1859 1860 >>