ТР Президенты CNH International компаниясе генераль директоры белән очрашты

04.10.2012

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CNH International компаниясе генераль директоры Франко Фузиньяни белән очрашты.

ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда вице-премьер-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “CNH-КАМАЗ-Индустрия” ҖЧҖ генераль директоры катнашты.

Республика белән CNH International компаниянең хезмәттәшлеге буенча фикер алышуга багышланган очрашуда Рөстәм Миңнеханов холдинг җитештерә торган техниканы яхшы сыйфатлы икәнлеген билгеләп үтте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы