Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт бораулаучыларын юбилей белән котлады

03.10.2012

Бүген Әлмәт шәһәрендә “Нефтьче” Мәдәният сараенда Әлмәт бораулау эшләре предприятиесенең (АПБР) 60 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш үтте. Бораулаучыларны котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

“Бу истәлекле датаны нефтьчеләр генә түгел, ә бар республика бәйрәм итә”, - диде Фәрит Хәйрулла улы, бораулаучыларны ТР җитәкчелеге һәм парламенты исеменнән котлаганда.

Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, нефть чыгаруда бораулаучыларга төп эш туры килә, нефть – борау очында, дип юкка гына әйтмиләр. Бу - физик һәм техник планда иң авыр һөнәрләрнең берсе, шуңа күрә ул һәрвакыт югары бәяләнде. Бу һөнәр вәкилләре арасында Социалистик Хезмәт геройлары күп булуы юкка гына түгел. Бораулаучыларның бик күп буыны Татарстанда чыгарылган 3 миллиард тонна нефтькә геройларча хезмәте белән үз өлешен кертте.

“Иң яхшы команда – “Татнефть”та, ә нефтьчеләр арасында бораулаучылар – үз эшенең бөек осталары”, - дип белдерде үзе дә нефть тармагында бик күп еллар эшләгән парламент рәисе. Соңыннан ул бораулаучыларга ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

“АПБР тарихы “Татнефть” тарихыннан аерылгысыз”, - диде үз чыгышында “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов. Аның сүзләренчә, 60 ел эшчәнлегендә коллектив Татарстанда нефть мәйданнарын үзләштерүгә зур өлеш керткән.

Бүген бораулау гадәттәгечә нефть җитештерү эшенең стратегик юнәлеше булып кала бирә.

Әлмәттә бораулаучылар, Ш.Тәһаутдинов сүзләренчә, куелган бурычларны намус белән үтиләр. Соңыннан “Татнефть” башлыгы предприятиенең бораулау осталарына 28 айпад алырга сертификатлар тапшырды.

АПБР тарихы 1952 нче елда барлыкка килгән “Альметьевбурнефть” трестыннан башланган. 1981 нче елда предприятие Әлмәт бораулау эшләре идрәсенә үзгәртелгән.

Бүген “Татбурнефть” Идарә компаниясе” ҖЧҖнә керә торган АПБРдә 10 бораулау бригадасы һәм 4 скважиналарны үзләштерү бригадасы эшли.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча