Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстан Волейбол федерациясе тагын да күбрәк тарафдарлар таба”

03.10.2012

Бүген Казанда ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясендә үткән елдагы эшләр һәм киләчәккә планнар сөйләшенде.

Конференцияне ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Эш башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин җыелганнарга Лондандагы Олимпия уеннарында ир-атлар милли җыелма командасының истә калырлык триумфы турында искәртте.

“Бер ел элек без һәвәскәрләр волейболының массачыллыгын арттыру, республика шәһәрләрендә һәм районнарында волейбол белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру турында бурычлар куйган идек, - дип әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүген без башкарылган эшләргә нәтиҗәләр чыгарырга тиеш”.

Бер ел эшчәнлек турында хисап доклады белән ТР Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов чыгыш ясады. Ул Татарстанда волейболны популярлаштыруда “Зенит” һәм “Динамо” прфессиональ командаларының ролен билгеләде: Казан “йолдызлары” катнашында мастер-класслар һәм тренер семинарлары уздырырга кирәк. М.Кәримов сүзләренчә, ярышлар уздыру өчен, “Санкт-Петербург” волейбол үзәге тагын да активрак файдаланыла, студентлар волейболы үсә.

Шәһәрләрдә һәм муниципаль районнарда Федерация флилиалларын булдыру турында сөйләгәндә, Мансур Кәримов хезмәттәшләренә Казанга, рәсмиләштерү өчен, 20 муниципаль берәмлектән документлар килүен хәбәр итте. Конференциядә үз эше турында докладлар белән Федерациянең ветеран, пляж, балалар һәм профессиональ комитетлары рәисләре дә чыгыш ясады.

Ир-ат командалары арасында волейбол буенча республика чемпионатын уздыру нәтиҗәләре турында ТР Спорт әзерлеге үзәгенең спорт төрләре үсеше бүлеге башлыгы Владимир Московский сөйләде.

Аның сүзләренчә, шәһәр һәм муниципаль район башлыклары өчен күчә торган Федерация Кубогын кертү бик зур стимул була алыр иде. Ул ел нәтиҗәләре буенча, волейбол ярышларын уздыруда иң яхшы күрсәткечләргә ия булган муниципаль берәмлек җитәкчеләренә бирелә алыр иде.

Доклад ясаучы тәкъдим иткән икенче яңалык – спорт резервы эзләү һәм әзерләү белән бәйле. Владимир Московский ТР Волейбол федерациясе каршында махсус комиссия булдыруны мөмкин, дип саный.



Конференция барышында катнашучылар Татарстан волейболы үсешен ничек күрүләре һәм иң мөһим проблемалар турында сөйләделәр.

Фәрит Мөхәммәтшин, чыгышларга нәтиҗә ясап, җитди карау таләп итә торган актуаль проблемаларны билгеләде. Балалар волейболы үсеше, тренер кадрларын материаль тәэмин итү, республиканың шәһәр һәм районнарында судья корпусын әзерләү, ДЮСШ финанслау һ.б. мәсьәләләр игътибар таләп итә.

Федерация президенты муниципаль берәмлекләрне комплекслы бәяләү һәм күчә торган Кубок белән аерып күрсәтү тәкъдиме турында уңай фикер әйтте. “Бер елга нәтиҗәләр ясап, без алга адым ясаганбыз, дип әйтеп була, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммтшин. – Тагын да күбрәк кеше безнең тарафдарга әйләнә. “Зенит” һәм “Динамо” клублары ярдәмендә без Татарстанда профессиональ волейбол дәрәҗәсен югарыда тота алабыз”.

Конференциядә ТР Волейбол федерациясенең яңа сайты тәкъдир ителде. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, интернет-чыганак аралашу һәм волейбол яратучылар арасында хәбәрләр алмашу урынына әйләнергә, Татарстан волейболы хәбәрләре басылырга тиеш.

Чарада шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Азат Шәрәпов катнашты.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге