Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз өченче утырышы да 11 октябрьдә узачак
04.10.2012Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз өченче утырышы 11 октябрьдә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 34 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасы законнары проектлары (14), федераль законнар проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең вәкиллекле органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре бар. Аерым алганда, 11 закон проекты – беренче, берсе – икенче, икесе өченче укылышка чыгарыла.
Беренче укылышка республиканың бюджет белән законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектлары чыгарыла. Шулай ук “Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредиты турында” ТР Законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”, “Гражданнарның тынычлыгын саклау һәм төнге вакытта тынлык турында” ТР Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыруга булган хокукларын тормышка ашыру шартларын тәэмин итү турында”, "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә 2013 елга финанс чыгымнары нормативларын раслау турында" закон проектлары да беренче тапкыр карала.
КПРФ партиясенең ТР Дәүләт Советындагы фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов “Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыруга булган хокукларын тормышка ашыру шартларын тәэмин итү турында” закон проектын сессиянең көн тәртибеннән алырга чакырды. Аның фикеренчә, бу закон проекты буенча партияләр үз фикерләрен белдерергә тиеш. ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов белдергәнчә, әлеге закон проекты федераль закон таләпләрен тормышка ашыра, ул 2013 елның беренче гыйнварена кадәр кабул ителергә тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, республика тарафыннан эшләнгән закон проектының федераль законга караганда либеральрәк икәнлеген белдерде. “Моны парламентта тәкъдим ителмәгән партияләр билгеләп үтә”, - диде спикер.
Беренче укылышка чыгарыла торган “Ятим балаларны һәм караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү турында, һәм “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” ТР Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты турында фикер алышуга Татарстан Республикасында теркәлгән, әмма парламентта тәкъдим ителмәгән партия вәкилләре чакырылачак. Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 29 партия теркәлгән, аларның 27 се парламентта тәкъдим ителмәгән. Аларны ТР Дәүләт Советы утырышларына чакыру практикасы гамәлгә кереп килә.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге