Яңалыклар

27.10.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Чехов базарында оештырылган ярминкәдә булды. Хөкүмәт җитәкчесе сәүдә рәтләрен карады, Казан ярминкәләренә продукция алып килгән авыл хезмәтчәннәрен Корбан бәйрәме белән котлады, шәһәрлеләрдән ярминкәдә нәрсә җитмәве белән кызыксынды.
26.10.2012
Бүген Санкт-Петербургта чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның IV Бөтендөнья конгрессы тантаналы рәвештә ачылды. Форумда ТР Президенты йөкләмәсе буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән республика делегациясе катнашты.
24.10.2012
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдинне; Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинне; Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәезне Корбан бәйрәме белән котлады.
24.10.2012
Агымдагы елның узган 7 ае эчендә Татарстан хезмәт урыннарында үлемгә китергән травма алу очраклары буенча Идел буе төбәкләре арасында “лидерлыкка” чыккан. Әлеге күрсәткеч буенча республика ил күләмендә дүртенче урын били. 9 ай йомгаклары буенча хәл бераз яхшыра төшүгә карамастан, вазгыять эре шәһәрләрдә генә түгел, республика районнарының яртысында әле катлаулы кала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Республика ведомствоара комиссиясенең Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.
24.10.2012
Hyundai Universe Luxury автобусларының Казанга кайтарылган беренче партиясе бүген башкалабыз урамнарыннан элдерә. Аларны Универсиада авылы территориясендә Татарстан Республикасының транспорт компанияләренә тантаналы төстә тапшыру чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Hyundai Motor Company вице-рәисе Чой Хан Янг, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов, “XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
23.10.2012
Бүген Самарада РФнең Бөтендөнья сәүдә оешмасында һәм Таможня берлегендә катнашуы мониторингы буенча Федерация Советы вакытлы комиссиясенең күчмә утырышы булды. Самара филармониясендә пленар утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
23.10.2012
Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында, РФ икътисадының бер төркем тармакларына һәм юнәлешләренә ярдәм итәргә кирәк, һәм Татарстан федераль үзәккә бу өлкәдә бер төркем дәүләт сәясәте чараларын тәкъдим итәргә әзер.
22.10.2012
 Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев Варна шәһәрендә (Болгария Республикасы) IV Халыкара Болгар форумын ачты.
22.10.2012

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Төркиянең Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Альфред Закиров һ.б. катнашты.

22.10.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “MasterCard компетенциясе үзәге” проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, “Ак Барс” банкы, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” вәкилләре катнашты.

Битләр: << 1841 1842 1843 1844 1845 1846 1847 1848 1849 ( 1850 ) >>