Казан ТР Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулу алдыннан халыкара фәнни-гамәли конференцияне кабул итәргә әзерләнә

04.10.2012

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулу алдыннан агымдагы елның 2-3 ноябрь көннәрендә Казанда үткәреләчәк “Яңа федератив Россиянең формалашуы: Татарстан Республикасының конституцион законнар иҗат итү тәҗрибәсе” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференцияне әзерләү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

Оештыру комитетын, ТР Президенты карары белән, Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде. Анда шулай ук ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, ТР вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, парламент депутатлары, республика министрлык-ведомстволары җитәкчеләре, Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре, экспертлар катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуны билгеләп үтүнең мөһимлеген белдерде.Аның сүзләренчә,нәкъ шушы төп документта республика үсешенең өстенлекле юнәлешләре салынган булган.

“Татарстанның Конституция буенча корылыш тәҗрибәсе Россиядә һәм чит илләрдә киң танылды. Россиядә чын федерализм принципларын раслауга сизелерлек өлеш кертте”, - диде парламент җитәкчесе.

Форумда катнашучылар “Конституцион корылыш контекстында яңа Россия тарихы”, “Россиянең конституцион-хокук җирлеге: бердәмлек һәм каршылыклар”, “Россиядә конституцион процесс: төбәк үлчәнеше”, “Татарстан Республикасында милләтара һәм динара тотрыклылык факторы буларак – Конституция” дип исемләнгән секцияләргә бүленеп эшләячәк.

Форумда барлыгы 500 кеше, шул исәптән, РФ төбәкләре, Германия, Швейцария, Италия һәм башка чит илләр вәкилләре катнашыр дип көтелә.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге