Яңалыклар

25.09.2012

 Татарстанның иң өлкән кешесе Буада яши – ул ноябрьда 109 яшен билгеләп үтәчәк Разыя Хәертдинова. Аннан бераз гына “калышып”, Казанның иң өлкәне Хакимә Гәрәева да инде 108гә җиткән. Җыеп кына әйткәндә, республикада гомеренең 100 яшьлек бусагасын узганнар 174 булып, аларның 52се, ягъни 30 проценты Казанда тора.

25.09.2012
Бүген Казанда Россиядә Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең сигезенче корылтае ачылды. Республика җитәкчелеге исеменнән галимнәрне ТР Премьер-министр Илдар Халиков сәламләде. Көнчыгышны өйрәнүчеләр корылтае ике елга бер тапкыр уздырыла. Җыенны Россия Фәннәр академиясе, РФАнең тарих-филология фәннәре бүлеге, РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты, Россиянең Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте, ТР Фәннәр академиясе һәм КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты оештыра.
25.09.2012
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов III хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясе утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Сингапурда Shangri-La кунакханәсендә үтте һәм VII Россия-Сингапур бизнес-форумының мөһим сессияләренең берсенә әверелде.

Пленар утырышны комиссия рәисләре - вице-премьер – Сигапур финанслар министры Тарман Шанмугаратнам һәм Россия Премьер-министры беренче урынбасары Игорь Шувалов - җитәкләде.

Сингапур вице-премьеры Тарман Шанмугаратнам сөйләвенчә, Сингапурның эш даирәләре Россия базарына зур кызыксыну белән карый һәм Россия белән хезмәттәшлекләрен үстерергә уйлыйлар. РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов ике як та яңа өлкәләрдә мөнәсәбәтләрне үстерү планнарын тормышка ашыруга, төрле проектларны булдыру өчен, инвесторларны һәм партнерларны җәлеп итүгә максатчан каравын раслады. “Бу юнәлештә инде яхшы мисаллар бар”, - дип билгеләде ул.

25.09.2012
 Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка “Смарт Сити Казан” шәһәр-иярчен төзү проектының эшләнеп беткән концепциясен тәкъдир иттеләр. Презентация Татарстан делегациясенең VII Россия-Сингапур бизнес-форумында эшләү кысаларында St.Regis Singapore (Сингапур) кунакханәсендә үтте.
24.09.2012
Казан “Зенит”ының искиткеч уены Россиядә волейболның абруен яңа баскычка күтәрергә ярдәм итте. Бүген яңа сезон алдыннан уздырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы рәисе, ТР Волейбол федерациясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.
24.09.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан делегациясе Сингапурга сәфәр кысаларында Marina Bay Cruise Centre Singapore круиз терминалында булды.
24.09.2012
Кадерле дуслар! Республикабызның иң күпсанлы һәм авторитетлы иҗтимагый оешмаларының барлык вәкилләрен – профессиональ союзларны ТР Профсоюзлары көне белән котларга рөхсәт итегез!
24.09.2012
Бүген ТР Прзиденты Рөстәм Миңнеханов, VII Россия-Сингапур эш форумында катнашу өчен, Сингапур Республикасына килеп җитте (Russia Singapore Business Forum). ТР Президентын эшлекле сәфәрдә Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс” банк ААҖ рәисе Роберт Миңнегалиев озата барды.
22.09.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Чистайга эш сәфәре кылды, анда төрле объектларда булды һәм Шәһәр көне бәйрәмендә катнашты.
Быел 231 еллыгын бәйрәм иткән Чистайга РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин һәм РФ Мәдәният министрлыгы вәкиле килде.
22.09.2012
21 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 1 млн.476,9 мең кв. метр торак тапшырылган, бу еллык планның 59,6 процентын тәшки итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Битләр: << 1851 1852 1853 1854 1855 1856 1857 1858 1859 ( 1860 ) >>