Алексей Песошин "Татэнерго" АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

26.11.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Катнашучылар агымдагы елның 9 аендагы эш йомгаклары буенча фикер алыштылар. «Татэнерго» АҖ станцияләре тарафыннан электр энергиясе эшләп чыгару узган ел күрсәткечләреннән 20 процентка артып киткән һәм 11 756 млн.кВтч тәшкил итә. Җылылык энергиясен җибәрү 7 352 мең Гкал тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 7%ка югарырак. Компаниянең 9 айдагы табышы 43 млрд. 70 млн. сум тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткечләреннән 16 ка югарырак.

Энергия һәм куәт сатудан кергән табышның төп өлешен Түбән Кама ГЭСы һәм Казан ТЭЦ-1,2 ПГУ тәшкил итә. Электр энергиясен һәм куәтен күпләп сату базарын кулланучыларның вакыты чыккан дебиторлык бурычы 01.10.24 елга 600,6 млн сум тәшкил итә. 2024 елның 9 аенда җылылык энергиясен файдалы җибәрү 7.153, 9 мең Гкал тәшкил иткән, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,6%ка күбрәк. Үсеш 2024 елга җылыту чорындагы тышкы һаваның уртача температурасы 2023 елга карата ~1,9 ° C ка кимүгә бәйле. 01.10.24 елга җибәрелгән җылылык энергиясе өчен гомуми дебиторлык бурычы 723,4 млн сум тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры бурычыннан 12,9%ка күбрәк. Вакыты чыккан дебиторлык бурычы 373,6 млн сум тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда 24,8%ка арткан. Төп вакыты чыккан дебиторлык бурычы Түбән Кама сәнәгать предприятиеләренә туры килә – 255,4 млн сум, шул исәптән «Водопроводно-канализационное и энергетическое хозяйство» АҖ (ВКиЭХ) – 254,8 млн сум. 1 октябрьгә гомуми бурыч 283,9 млн сум тәшкил итә.

Октябрь башында ВКиЭХ җылылык челтәрләре «Татэнерго» АҖнә тапшырылган. Директорлар советы әгъзалары 2024-2025 елларның көзге-кышкы чорына әзерлек турында фикер алыштылар. Әзерлек кысаларында электр станцияләре һәм җылылык челтәрләре җайланмаларын ремонтлау һәм техник яктан яңадан җиһазлау, шул исәптән электр станцияләренең егерме берәмлегенә капиталь ремонт ясау һәм җылылык челтәрләрендә 70 км торбаүткәргеч алыштыру планлаштырылган. Резерв ягулыгының норматив запаслары тәэмин ителгән. 2024 елның 10 аенда электр станцияләрен ремонтлауга гомуми чыгымнар 2 101 млн сум тәшкил итә. Быел 70 км га якын җылылык челтәрләре торбаүткәргечләре алыштырылды, шул исәптән 20 км Түбән Кама шәһәрендә сатып алынган челтәрләр буенча. Җылылык челтәре предприятиеләре буенча чыгымнар 3 468 млн сум тәшкил итә, шул исәптән Түбән Камада сатып алынган челтәрләр буенча 665 млн сум.

Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының «Татэнерго» АҖнең 2147 номерлы боерыгы нигезендә генерацияләү филиалларының 2024/2025 елларның җылылык бирү чорына әзерлек паспорты алынган.

Түбән Каманың бик нык тузган җылылык челтәрләре проблемалы булып кала. Җылы бирү сезоны башланганчы «Татэнерго» АҖ көче белән иң авария хәлендәге 22 участокта торбаүткәргечләрнең бер өлешен генә алыштырып булган. Җылылык алмаштыру, насос җайланмалары һәм арматура ЦТПГга алыштырылган. Киләсе кышны узу куркынычын киметү максатыннан Түбән Кама җылылык челтәрләрендә механизация һәм автотранспорт хезмәте булдырылды. 50 кешедән торган ремонт бригадалары тупланган, төрле диаметрлы торбаларның авария запасы булдырылган.

«Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев Директорлар советы әгъзаларына Татэнерго булган шәһәрләр буенча авария статистикасы турында сөйләде. Җылылык челтәрләрендә бары тик җылылык сезоны башланганнан бирле генә дә Казанда – 62, Чаллыда – 31, Зәйдә – 3, Бөгелмәдә – 44, Түбән Камада 412 су агып чыгү ачыкланган. Аның сүзләренчә, Түбән Камада хәзер дә җылылык челтәрләрендә көн саен берничә өзеклек була.

"Түбән Каманың җылылык челтәрләрен тәртипкә китерү өчен безгә ким дигәндә ике ягулыкара сезон кирәк. Хәзер анда авария бригадалары формалаштырылган, алар тәүлек буе эшли», - дип ассызыклады «Татэнерго» генераль директоры.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. "Татэнерго" матбугат хезмәте материаллары буенча.