Нефть-газ-химия комплексы илебездә икътисадый үсеш темпларын һәм сыйфатын күтәрүдә мөһим роль уйный. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025-2029 елларга республика нефть, газ, химия комплексын үстерүнең алтынчы программасы проектына багышланган Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында белдерде. Чара Казан Кремлендә узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел нефть- газ-химия комплексын үстерүнең бишенче программасы төгәлләнә. Компанияләр үсешен дәвам итәләр. Якынча 1 трлн сум инвестиция үзләштерелгән. Соңгы 5 елда мөһим проектлар гамәлгә ашырылды. Шулай итеп, «ТАНЕКО»да 10 га якын яңа җайланма эшли башлады, шул исәптән ароматика аллу комплексы һәм акрын кокслаштыруның икенче җайланмасы. «ТАИФ-НК» тирән эшкәртү комплексын эксплуатациягә кертте. "Нижнекамскнефтехим" бутадиенстироль каучук һәм СБС-пластика җитештерүне үзләштерде, галобутил каучуклары җитештерү куәтен арттырды. "Казаноргсинтез" түбән басымлы этилен һәм полиэтилен, изопропилбензол җитештерүне модернизацияләде, поликарбонатлар җитештерү куәтен арттырды. «Алабуга»да ПАН-прекурсор чыгару заводы, шулай ук берничә пластмасса эшләнмәләр җитештерүе эшли башлады.
"Россия Президенты тарафыннан 2030 елга эшкәртү сәнәгате продукциясен җитештерүне - 40%ка, тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә шәхси инвестицияләрне 2022 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 2 мәртәбәгә арттыру бурычы куелды. Бу нефть-газ-химия комплексы предприятиеләре катнашыннан башка, кече һәм урта бизнесны үстерүдән башка мөмкин түгел", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда Россиядә химия сәнәгате үсеше мәсьәләләре илнең технологик үсеше турында фикер алышканда төп мәсьәләләрнең берсе булды. «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проектын эшләү төгәлләнеп килә, ул химия сәнәгатен, профильле фәнне үстерү буенча федераль проектларны һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен үз эченә ала.
«1999-2023 елларда нефть-газ-химия комплексының эре һәм урта предприятиеләре төп капиталга 2,3 трлн сум инвестиция үзләштерде. Иң мөһиме - нефть-газ-химия комплексы продукциясе структурасында эшкәртү секторы өлеше 2022 елда 67%ка җитте, ә 1999 ел башында 39% тәшкил итә иде. Нефть чыгару күләме 25,8 млн тоннадан 35 млн тоннага кадәр үсте. Бу программаның җитди булуы һәм нәтиҗәләрнең тиешле булуы турында сөйли", - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ил икътисадының барлык секторларында продукциянең яңа төрләрен үзләштерү һәм локальләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган химик продукциягә, резина һәм пластмасса эшләнмәләренә ихтыяҗны исәпкә алып, нефть-газ-химия комплексы алдында алда баручы темплар белән үстерү бурычы торуына игътибар итте.
Алга таба «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин республиканың нефть-газ-химия комплексын киләсе биш елга үстерүнең бурычлары һәм өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде. Эре нефть-газ-химия компанияләре вәкилләре җитештерү куәтләрен үстерү планнары һәм үз инвестиция программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр.
Программаның фәнни өлеше турында Республика Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.