Рөстәм Миңнеханов: Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 трлн сумнан артык салым түләүләре туплана

26.11.2024

Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 трлн сумнан артык салым түләүләре туплана. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль салым хезмәте коллегиясенең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтте. Чара Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Утырышны Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров уздырды. Рөстәм Миңнеханов Федераль салым хезмәте җитәкчелегенә бу мөһим чараның быел Татарстанда уздырылуы өчен рәхмәт белдерде. "Безнең өчен бу төбәкләрдәге хезмәттәшләребез белән танышу, эшләнмәләр һәм тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек. Татарстанда финанс һәм салым органнарының нәтиҗәле эше корылган. Салым хезмәтенең барлык хезмәткәрләрен күптән түгел узган һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Рәисе утырышта катнашучыларга. Ул ассызыклаганча, салым хезмәткәрләре авыр һәм бик мөһим эш башкара, бюджетны тулыландыру турыдан-туры шуңа бәйле. Бу үз чиратында мөһим социаль проектларны гамәлгә ашырырга һәм гомумән гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. "Агымдагы елда Татарстанда 3,7 меңнән артык социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзеләчәк һәм ремонтланачак. Бу эш илкүләм проектлар һәм 44 республика программасы кысаларында бара", - диде Татарстан Рәисе. Рөстәм Миңнеханов инновацион үсешне республиканың мөһим өстенлеге дип атады. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федераль салым хезмәте хакимият органнары арасында цифрлы технологияләрне кертү буенча лидер булып тора, бизнеска һәм гражданнарга цифрлы форматта уңайлы һәм кирәкле хезмәтләр һәм сервисларның киң спектрын тәкъдим итә. "Михаил Владимирович Мишустин нигез салган цифрлы үсеш тренды бүген салым администрациясенең төрле юнәлешләрендә уңышлы гамәлгә ашырыла. Үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимы яхшы үрнәк булып тора, ул традицион салым хисабыннан башка, бары тик цифрлы платформада гына гамәлгә ашырыла, шулай ук яңа проект - салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы. Бу проектларның барысы да югары класслы белгечләр ярдәмендә мөмкин булды", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе игътибарны шуңа юнәлтте: хезмәткәрләрнең югары квалификацияле булуы һәм киң даирәдәге мәсьәләләр аркасында салым органнары кадрлар чыганагы булып тора. "Салым хезмәте системасында үз эшенең профессионаллары эшли. Без сезнең хезмәтегезне югары бәялибез", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм коллегиядә катнашучыларга уңышлар теләде.

Аннары республика Рәисе Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

РФ Финанс министры Антон Силуанов үзенең видеомөрәҗәгатендә Россия Федераль салым хезмәте илнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм фискаль системасын ныгыту эшендә дәүләтнең ышанычлы партнеры булуын билгеләп үтте. "Заманча салым хезмәте - үзенә йөкләнгән бурычларны нәтиҗәле хәл итә торган технологик ведомство. Мондый уңышлы эшнең нигезе - салым органнарында эшләүче һәм көн саен дәүләт бюджетын тулыландыру буенча мөһим функцияне башкаручы кешеләр", - дип ассызыклады ул.

Даниил Егоров ассызыклаганча, илнең бюджет системасына керемнәрнең 80%ка якынын идарә итеп, салым хезмәте тотрыклы үсә торган дәүләтнең нигезе булып тора.

"Сезнең хезмәтегез һәм эшкә бирелгәнлегегез, һөнәри сыйфатларыгыз һәм катнашуыгыз һәрвакыт кирәк булачак. Аларга таянып, безнең хезмәт алдында торган барлык бурычларны да үтәячәкбез", - дип ассызыклады Федераль салым хезмәте башлыгы.

Аннары Даниил Егоров ведомствоның агымдагы елның 10 аендагы эшенә йомгак ясады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.