Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Утырыш кысаларында кайбер перспектив проектларны тәкъдир иттеләр. Россия Фәннәр академиясенең «А.В. Топчиев исемендәге нефть химиясе синтезы институты" ФДБУН (ИНХС РАН) лабораториясе мөдире Валерий Куличихин (Мәскәү) импортка бәйлелектән котылу һәм илебез җиңел сәнәгатенең конкурентлыкка сәләтен тәэмин итү өчен үзебезнең целлюлоза чималыннан ясалма җепселләр җитештерүнең яңа экологик чиста чылбырын эшләү турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә эри торган целлюлоза җитештерелми - Байкальск шәһәрендәге соңгы завод 5 ел элек ябылган булган. Шул ук вакытта безнең илдә текстиль җепселләр һәм химик полотнолар җитештерү өчен целлюлоза чималына ихтыяҗ елына кимендә 60 мең тонна тәшкил итә, шулай ук махсус куллану өчен елына 20 мең тоннага кадәр кирәк.
Моңа бәйле рәвештә, Россия Фәннәр академиясенең ИНХС белгечләре үсемлек чималыннан (мискантус, киндер һәм җитен) оригиналь ысул белән эрүчән целлюлоза алуның лаборатор технологиясен эшләгән. Шулай ук Институтта елына 5 тоннага кадәр җитештерүчәнлек белән целлюлоза җепселләре алу линиясе гамәлгә ашырылган. Әлеге продукциянең кулланылыш спектры шактый киң: текстиль материаллар, медицина эшләнмәләре, төргәкләү экологик пленкалары, икеләтә билгеләнештәге товарлар. Россия Фәннәр академиясенең ИНХС эшләнелгән процессларны алга таба сәнәгый яктан кертү белән кызыксына.
"Без бу теманы эшкә алырбыз. Безнең фән дә шул юнәлештә эшли. Санкцияләр безгә үз технологияләребезне үстерергә кирәклеген күрсәтте", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Казан дәүләт энергетика университетының беренче проректоры Александр Леонтьев мобиль водород ягулык салу станциясенең тәҗрибә-сәнәгать үрнәген тәкъдир итте. Станция эшләсен өчен аңа электр һәм су китерергә кирәк. Чыгу юлында 400 атмосфера басымы астында водород транспортына ягулык салу өчен чиста водород хасил була. Станция төзегәндә үзебезнең комплектлаучы детальләрне максималь файдалану һәм үзебезнең саклау һәм идарә итү системасын эшләү өстенлекле бурычлар булып тора. Проектның кызыксынучылары һәм партнерлары - «Раритэк Холдинг», "Русатом Оерсиз", «Камаз».
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, водород ягулыгы темасы бик перспективалы. Ул «Татнефтехиминвест-холдинг» башлыгы Рафинат Яруллинга әлеге станцияләрне киләчәктә республика территориясендә куллану мәсьәләсен өйрәнергә кушты.
«Әхмәдуллиннар «ФТҮ» ҖЧҖ эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында компаниянең генераль директоры Ренат Әхмәдуллин (Казан) хәбәр итте. Ул микроэлектроника, реактив химия, фарминдустрия һәм лабораторияләр өчен җитештерелә торган микротоннажлы химия продуктлары турында сөйләде. Болар: сульфон ангидриды, олеум - 63%, хлорсульфон кислотасы, нитрат кислотасы - 99%, меркаптаннар C2-C5, катализаторлар - КСМ-Х һәм КС-ТСФК, полифениленсульфид. «Химград"тагы үз җитештерү үзәге елына гомуми күләме 3,5 тонна булган 14 төр продукция җитештерергә мөмкинлек бирә. Кулланучылар арасында - илнең эре нефть химиясе предприятиеләре. Моннан тыш, компания гамәлдәге технологияләрне камилләштерә һәм яңаларын булдыра: углеводород чималын демеркаптанизацияләү, углеводород газларын сероводородтан чистарту технологиясе, полифениленсульфид синтезы һ. б.
Рафинат Яруллин билгеләп үткәнчә, «Әхмәдуллиннар» ФТҮ микротоннаж химиясе өлкәсендә уникаль проектларны гамәлгә ашыручы перспектив компания булып тора. Рөстәм Миңнеханов фәнни-техник үзәккә киләчәктә үзара файдалы элемтәләрне үстерү өчен республиканың эре нефть-газ химиясе предприятиеләре белән очрашу оештырырга тәкъдим итте.
«Митэт Инжиниринг» компаниясе турында генераль директор Тимур Гәрәев (Казан) сөйләде. «Митэт Инжиниринг» эшчәнлегенең төп юнәлешләре: яңа материаллар булдыру, композит әйберләр эшләү һәм җитештерү, технологик линияләрне проектлау һәм композит тармагындагы һәм махсуслаштырылган химиядәге предприятиеләр өчен җайланмалар җитештерү. Полимер композит материалларны куллануның төп тармаклары - тимер юл цистерналары, контейнерлар, шәһәр пассажир транспорты, авиация двигательләре, суднолар төзү һәм башка юнәлешләр.
Полимер композит материаллар өлкәсендә Татарстанның технологик һәм инновацион лидерлыгына ирешү өчен Тимур Гәрәев Казанда инновацион фәнни-техник үзәк төзергә тәкъдим итте. Үзәк эшенең төп юнәлешләре конструкцион һәм функциональ материаллар, химик компонентлар һәм алар нигезендә композицион материаллар булдыру, шулай ук аларны җитештерү технологияләрен эшләү; фәнни продукциянең функциональ һәм эксплуатацион үзлекләрен яхшырту өчен яңа материаллар кертү булачак.
Рөстәм Миңнеханов мондый үзәк булдыру мөмкинлеген карарга кушты. "Татарстан - барлык төр полимерлар һәм каучуклар җитештерүче эре компания. Без „Сибур“ белән төзелеш тармагында һәм инфраструктураны капиталь ремонтлау программаларында полимерлардан эшләнмәләрне куллану өлешендә актив эшлибез. Республиканың композитлар буенча да зур тәҗрибәсе бар. Безгә бу эшне системалаштырырга кирәк", - дип өстәде Татарстан Рәисе.