Ләйлә Фазлыеваның Әниләр көне белән котлавы

24.11.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Әниләр көне белән котлавы.

"Кадерле әниләр! Чын күңелемнән сезне Әниләр көне белән котлыйм! Әни – иң якын һәм иң газиз кеше. Ул безне яхшылыкка өйрәтә, кайгыртучанлык, үзенең җылылыгын һәм наз бирә. Ана мәхәббәте һәм ярдәме безне илһамландыра, тормыш юлындагы иң катлаулы каршылыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әни -мәңгелек кыйммәтләр, зирәклек һәм күңел юмартлыгы символы.

Әни - гаиләне берләштерүче, гаилә традицияләренең таянычы, ышанычлы терәге. Бәйрәм көнендә уллары тыныч киләчәк, бөек илебезнең бөтенлеге, иминлеге өчен көрәшкән барлык аналарга аерым рәхмәт. Түбәнчелек белән баш иябез!

Кадерле әниләр, армый-талмый әни вазыйфаларны тырышып үтәвегез, ягымлы кулларыгыз һәм игелекле йөрәкләрегез өчен рәхмәт сезгә! Сезгә сәламәтлек, озын гомер, иминлек, мәхәббәт һәм шатлык телим!».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.