Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстан Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары – Туризм һәм мәдәни мирас министры Рәсүл Зарикеев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Искәртәбез, Казанга Каракалпакстан Республикасы делегациясе килде (2024 елның 25-30 ноябре).
Эш сәфәренең төп максаты - «Казанда Шәрык Базары» фестивален ачу тантанасында катнашу.
Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп, Каракалпакстан Республикасы көннәрен уздыру һәм «Казанда Шәрык Базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук үзенең узган ел (2023 елның 6-7 ноябре) Каракалпакстанга визитын җылы хисләр белән искә төшерүен билгеләп үтте һәм күрсәткән игътибары һәм кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, агымдагы елның маенда Ташкентта Төбәкләр форумы кысаларында Татарстан белән Каракалпакстан арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. «Ышанам ки, әлеге документ безнең элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шулай ук парламентларыбыз арасында парламентара хезмәттәшлекне үстерү буенча эш төркеме дә эшли».
Татарстанга хәзерге килүегез безнең багланышларның киләчәк үсешенә ярдәм итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларга мөрәҗәгать итеп. Ул ассызыклаганча, Казанда күптән түгел узган БРИКС саммитында Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Миромон улы Мирзиёевны кабул итү зур хөрмәт булды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Каракалпакстан арасында товар әйләнеше үсә бара. Ул бүген бергәләп гамәлгә ашырыла торган төп проектларны билгеләде. Ел саен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы ярдәмендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы уза, дип искәртте Татарстан Рәисе һәм 2024 елда форумда Үзбәкстан Республикасының вәкиллекле делегациясе катнашуын билгеләп үтте. «Сезнең республика делегациясен киләсе елда чираттагы форумда күрүебезгә шат булачакбыз", - дип чакырды ул.
Каракалпакстан Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары - Туризм һәм мәдәни мирас министры Рәсүл Зарикеев очрашу барышында «Казанда Шәрык базары» фестивален югары дәрәҗәдә оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт белдерде.
«Без монда булуыбызга бик шат, - диде ул. - «Шәрык Базары»н оештырган өчен рәхмәт сүзләре. Рәсүл Зарикеев билгеләп үткәнчә, фестивальдә бик күп илләр катнаша.
Ул шулай ук Татарстан Рәисен Казанда БРИКСны уңышлы уздыру белән котлады. "Казан күп кенә Көнчыгыш илләре өчен җәлеп итү үзәге булып тора, шулай килеп чыкты һәм тарихи яктан шулай булды да, - диде Рәсүл Зарикеев. - Җылы кабул итүегез өчен рәхмәт. Сезгә визитыбыз кысаларында без һәрвакыт үзебезне бик яхшы хис итәбез".
Искәртәбез, Татарстанга эш сәфәре кысаларында Каракалпакстан Республикасы делегациясе «Казанда Шәрык Базары» фестивален ачу тантанасында, «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты, Үзбәкстан һәм Каракалпакстан сәнгать осталары концертында булды.
Шулай ук ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белән очрашты һәм башка сөйләшүләр узды.