Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районының Анатыш авылында фельдшер-акушерлык пунктында булды. Пункт якынча 500 җирле кешегә хезмәт күрсәтә. Күптән түгел авылда әлеге медицина учреждениесе базасында беренчел медицина звеносы эшенең «Идеаль ФАП» яңа моделе гамәлгә ашырылды.
Әлеге проект авыл кешеләре өчен медицина ярдәменең сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен фельдшерлар түбәндәге темалар буенча махсус укыту программасы үттеләр: фельдшерның функционалы, өлкәннәрнең аерым төркемнәренә диспансеризация үткәрү, балалар патронажлары тактикасы һ. б.
ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин укытуның «Каскад» принцибы буенча оештырылуы турында сөйләде. Казандагы 21 нче шәһәр поликлиникасы базасында әзерләнү өчен һәр районнан икешәр фельдшер сайлап алынган. Соңыннан, районга кайткач, бу белгечләр башка хезмәттәшләре өчен укулар үткәргәннәр. «Идеаль ФАП» проекты бөтен республика буенча 1,6 меңнән артык фельдшер-акушерлык пунктын колачлаган.
Республика Рәисенә декабрьдә эксперт төркемнәренең аудитлары старт алачагы турында хәбәр иттеләр, алар контрольдә тоту гына түгел, методик характерда да булачак. Шулай итеп, контрольлек итү, өйрәтү һәм төзәтү гамәлләрен чиратлаштыру бөтен республика буенча ФАПлар эшен стандартлаштыруга китерәчәк.