Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов поблемалы торак объектларын төзеп бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республиканың хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, шулай ук «ФОН» ДК, «Фирма «Свей» ҖЧҖ һәм «Химстрой» ҖЧҖ һәм өлеш кертеп торак төзүчеләрнең инициатив төркеме әгъзалары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Генераллары советы утырышында катнашты. Чараның төп мәсьәләсе – «Татарстан генераллары» китабын тәкъдир итү.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм РФ субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Бу чара видеоконференцэлемтә режимында үтте, ул 2015 ел нәтиҗәләренә һәм 2016 ел планнарына багышланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать платасы әгъзалары белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада эшкуарлык өлкәсен үстерү буенча зур эш алып барыла. «Бу яктан Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы кайчак дәүләт хакимияте органнары көче җитмәгән бурычларны хәл итә», - диде ул.
Бүген “Татнефть арена” боз сараенда Татарстан Президенты Чыршысы үткәрелде. Тантанада республика мәктәпләрендә белем алучы 7 меңләп укучы катнашты. Шулардан 1 меңе – Казаннан, 2 меңе – республиканың башка муниципаль берәмлекләреннән, тагын 4 меңләбе – Татарстанның фән олимпиадаларында, фестивальләрдә, спорт ярышларында катнашып җиңү яулаганнар, уку алдынгылары, балалар һәм ижтимагый оешмалар лидерлары, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле балалар.
Шунысы игътибарга лаек: быел Республика Чыршы бәйрәменә 15 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә, сценарий “Яңа елның туган көне” темасына багышланды. Иң элек ТР Президенты Чыршысының 2001 елдан бирле уздырылып килгән тамашалары хронологиясе тәкъдим ителде – экранда бәйрәм мизгелләрен чагылдырган фотолар күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр съезды – ел саен без очраша торган, муниципалитетларның мөһим проблемаларын хәл итә һәм яңа бурычлар куя торган бик шәп мәйданчык. Бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр унынчы съездындагы чыгышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул сүзләрдән башлады.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съезды «Корстон» КСККда (Казан) узды, анда республика муниципаль берәмлекләреннән 955 делегат катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе итеп яңадан Минсәгыйт Шакиров сайланды. Аның кандидатурасын яклап бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съездында барлык делегатлар да тавыш бирде.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съезды «Корстон» КСККда (Казан) узды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Дуслык" орденын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка тапшырды.
Дәүләт бүләге Казандагы 2015 елгы 16 нчы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыру һәм уздыруга керткән гаять зур өлеше өчен бирелде.
Татарстан Президенты "Дуслык" орденын Илдар Халиковка Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының Х съезды барышында тапшырды.
Язучы Гүзәл Яхина белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Искәртик, Гүзәл Яхина һәм аның романы "Зөләйха күзләрен ача" романын тәмамланып килүче Әдәбият елы ачышы дип атыйлар.
Бүген Казанда, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан гамәлгә куелган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү танатнасы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә хезмәттә кулланылучы йөз җиңел автомобиль һәм микроавтобус ачкычы тапшырды.