Бүген Болгарда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча оператив киңәшмә уздырды.
Бүген Казанда “Сөембикә” тоннель казу комплексы эшләтеп җибәрелде, ул булачак “Имәнлек” станциясеннән “Җиңү проспекты” станциясенә кадәр тоннель үткәрәчәк. Машинаны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел спортчысы-2015» чарасы кысаларында Татарстан Республикасының иң яхшы спортчыларын бүләкләде. Чара «Корстон» КСККда узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казан тагын бер мәртәбә үзенең Россиянең спорт башкаласы икәнен раслады һәм бүген зур масштаблы, шул исәптән Олимпиада уздырырга да әзер икәнен күрсәтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы стендта ату буенча дөнья чемпионтында һәм беренчелегендә җиңүчеләрне һәм призерларны, 2015 елгы IV көрәш буенча дөнья чемпионаты һәм XIII билбауларда көрәш буенча дөнья чемпионаты медалистларын котлау тантанасында катнашты.
Чара Татарстанда 2015 елгы спорт сезонына йомгак ясау алдыннан «Корстон» КСККда узды.
Бүген Казан ратушасында Татарстанның туризм өлкәсе алдынгылары хөрмәтләнде. Аларны бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Чарада туриндустрия предприятиеләре, туризм өлкәсендә белем бирә торган уку йортлары, туризм инфраструктурасы оешмалары вәкилләре катнашты.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга 85 меңләп турист килүе көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» генераль директоры Михаил Лихачев Татарстан Республикасында сыекландырылган табигый газ комплексы (КСПГ) һәм криоген ягулык салу станцияләре челтәре (криоАЗС) төзү турындагы килешүгә имза салдылар.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф дәүләт хакимияте органнарының җитәкче хезмәткәрләре өчен лекция укыды.
Лекция хәзерге финанс һәм геополитик шартларда икътисадның актуаль мәсьәләләренә багышланды.
Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә тыңлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә Галиев мәчетенең тантаналы ачылуында катнашты. Чара Мәүлид-ән-Нәби бәйрәме кысаларында узды.
Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы кысаларындагы чараларга 1 млрд. сум каралган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов үтеп баручы елның 2015 елга алдан ясалган йомгаклар турында кыскача гына хәбәр итте, шулай ук журналистлар сорауларына җавап бирде.