"Казаноргсинтез" ГАҖ продукцияләре исемлеген киңәйтү өчен безгә берничә мәсьәләне хәл итү кирәк. Бу, беренче чиратта, - предприятиене инвестицияләре һәм чимал белән тәэмин итү.
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казаноргсинтез" ГАҖнең 2015 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре турныдагы матбугат конференциясендә белдерде.
Матбугат конференциясе, гамәви акционерлык җәмгыяте акционерларының еллык җыелышы тәмамлангач, үтте. Анда "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнегулов катнаштылар.
Журналистлар сорауларына җавап биреп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "Казаноргсинтез" ГАҖнең 2015 елда эшчәнлеге йомгаклары - планлы һәм килештереп эшләү нәтиҗәсе ул. Бүген без җитештерү күләмнәрен саклап калу ганы түгел, ә аны арттыру бурычын куябыз, диде Рөстәм Миңнеханов.
Чимал белән тәэмин ителешкә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Түбән Камадагы этилен комплексына планнар зур, биредә дә производствоны арттыру планнары бар.
"Чимал белән тәэмин итү мәсьәләсенең бер өлеше "ТАНЕКО" куәтләрен гамәлгә кертү белән хәл ителәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без башка чимал белән тәэмин итүчеләр белән дә эшлиячәкбез, кайбер планнар бу юнәлештә бар".
"Без сөйләшкәннәрнең барысы да саналган, һәм мин ышанам, без куелган бурычларга ирешә алачакбыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.