Рөстәм Миңнеханов Чаллыда "Хайер" заводын ачты

22.04.2016

Бүген Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә суыткыч җиһазларын җитештерүче "Хайер" заводын тантаналы ачу чарасы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, «Хайер» корпорациясе президенты Лян Хайшань, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Михаил Бабич сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Татарстан бүген - Россия Федерациясенең алдынгы субъектларының берсе, ул инвестицияләр җәлеп итүдә һәм сәнәгать сешендә лидер. 

"Бүген Россия өчен истәлекле көн: Татарстанга дөньяда танылган компания эшли башлый. Республика җитәкчелеге һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов зур эш башкарып чыктылар", - диде ул. 

РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле сүзләренчә, "Хайер" компаниясе суыткычлар производствосын һәм сатуны тулысынча Россиядә локальләштерергә һәм шулай ук телевизорлар җыерга планлаштыра. 

Рөстәм Миңнеханов "Хайер" компаниясе җитәкчелегенә килешүдә каралган бурычларны үтәүләре, вакытында һәм төгәл эшне тәмамлаулары өчен рәхмәт белдерде.

"Бу эшнең башы гына әле. Биредә чыгарылачак заманча суыткычларга Россия базарында ихтыяҗ бар. Кер юу машиналары да, телефоннар да, су җылыткычлар да - "Хайер" компаниясе чыгаручы төрле продукция Россиядә сатып алучысын табар", - дип ышандырды ул. 

«Хайер» корпорациясе президенты Лян Хайшань Татарстан җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашыруда актив ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов, Михаил Бабич һәм Лян Хайшань производствосын тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрделәр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.