Бүген Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Сәфәрнең төп максаты - "Россия һәм дөнья: киләчәккә караш" Гайдар форумы - 2016 чараларында катнашу.
Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлык үсеше һәм конкурентлык департаменты директоры Максим Паршин белән очрашты. Яклар эшкуарлык үсешенә шарталр булдыруда алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХР Синьцзян-Уйгур автономияле районының Җитештерү-төзелеш корпусы рәисе урынбасары Кун Синлун җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чаралары бүген Татарстан Республикасы прокуратурасында үтте (Казан, Кремль ур.).
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Казан мэры Илсур Метшин, республика дәүләт органнары, суд һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре, прокуратура органнары ветераннары катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов прокуратура хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады.
ТРның Сатып алулар буенча интернет-порталы эшли башлады. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат конференциясендә ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ольга Редько хәбәр итте.
“Бу портал товар белән тәэмин итүчеләргә Татарстанда нинди сатып алулар барганын белеп торырга ярдәм итә”, - дип ассызыклады Ольга Редько.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лениногорск районындагы янгында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты һәм җирле үзидарә органнарының һәм социаль хезмәтләрнең уйланылмаган гамәлләренә катгый бәя бирде.
Торак төзелеше программасы белән Татарстанда 2016 елда гомуми мәйданы 2,401 млн.кв. м. торак төзү планлаштырыла. Мондый мәгълүмат бүген яңа елда беренче видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үзенең докладында белдергәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2 млн. 405,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. План 100,2%ка үтәлгән.
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне ихластан Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!
Бу нурлы бәйрәмгә кешеләр элек-электән рухи пакълек, мәрхәмәт, бәхет һәм иминлеккә ирешү белән бәйле иң якты өметләрен баглаган. Коткаручының дөньяга килүе – бөек сер. Әлеге серне белүгә ирешкән христианнарның бакыйлыкка инануы, хакыйкатькә омтылышлары һәм якыннарына карата ихлас ярату хисе ныгыганнан-ныгый бара.
Яңа ел каникулларында мәктәп яны лагерьларында 13 меңнән артык бала ял итә ала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов сөйләде.
“Безнең төп бурыч – бәйрәмнәрдә балаларның ялын файдалы оештыру”, - дип ассызыклады ул.
1-4 гыйнварда Татарстан музейларында 45 меңнән артык кеше булды. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сөйләде.
1-10 гыйнварда Татарстанның дәүләт театр-тамаша учреждениеләрендә Яңа елга багышланган балалар тамашалары һәм спектакльләр уза, дип сөйләде ул. Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы, барлыгы 314 чара планлаштырылган, шул исәптә балалар өчен – 241.
Бүген Казанда Татарстанның танылган хәйриячесе, 80нче яшендә мәрхүм булган Әсгать ага Галимҗанов белән хушлаштылар. Бу хушлашу чарасы 4 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә узды.
Әсгать Галимҗановны соңгы юлга озатырга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Республика Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, мәгариф һәм социаль өлкә учреждениеләре вәкилләре килгән иде.