Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Җирле үзидарә органнары – идарәче кадрлар резервы өчен яхшы база»

21.04.2016

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы муниципальара нәтиҗәле хезмәттәшлекне, дәүләт хакимияте органнары белән үзара багланышларны тәэмин итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында Җирле үзидарә көненә һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы гамәлгә куелуга 19 ел тулуга багышланган тантанада хәбәр итте.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 10 ел элек Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы төзү турында кабул ителгән карар дөрес булган. «Минемчә, бу дөрес карар булган, - диде ул. – Без  муниципалитетларыбыз белән элемтәләр алып барырлык орган оештырганбыз».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, Совет эшен оештыруда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм республика Парламенты зур роль уйный.

«Хәзерге вакытта җирле советлар депутатлары 7 мең 716 актив граждан, - диде Татарстан Президенты. – Үткән ел узган муниципаль сайлаулар тагын бер кабат җирле үзидарәгә халык ышанычын раслады».

Җирле үзидарә органнарында хәзерге вакытта 1 меңнән артык сайланулы зат эшли, диде Татарстан Президенты, шул исәптән 914 кеше – муниципаль берәмлекләр башлыклары сыйфатында, республикада 5860 муниципаль хезмәткәр исәпләнә.

«Җирле үзидарә органнары – идарәче кадрлар резервы өчен яхшы база. Алар эшендә җыелган тәҗрибә республика һәм федераль дәрәҗәдә дә кирәкле», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Районнардан эшләп килгән кешеләр теләсә нинди участокта эшли ала, – дип белдерде ул. – Моның ачык мисалы – Илдар Халиков, Алексей Песошин, һәм башкалар, мин дә муниципаль хакимияттән килдем».

Җирле үзидарәне уңышлы үстерүдә Минсәгыйт Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы зур роль уйный, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, соңгы елларда җирле муниципалитетларның автомобильләр паркы яңартылды, 2010 елдан 1200 автомобиль бирелде. Бүгенге чарага багышлап, без мунициципаль районнар һәм шәһәр округлары башкарма комитетларына 50 «Форд Мондео» автомобиле тапшырабыз, диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, соңгы 10 елда Татарстанда муниципаль хакимият зур юл узды, ныгыды.

«Бу вакыт эчендә муниципаль берәмлекләрнең тотрыклы структуралары формалашты. Иң мөһиме – территорияләрнең күп кенә актуаль проблемалары хәл ителә. Икътисадый катлаулыкларга крамастан, республикада социаль юнәлешле программалар гамәлгә ашырыла, бер программаны да кыскартмадык, һәм бу бик мөһим», - диде Татарстан Президенты.

Моннан тыш, 2016 елда республикада авыл җирлекләре биналарына капремонт программасы гамәлгә ашырыла, диде Рөстәм Миңнеханов, киләчәктә дә бу программага ел саен акчалар бүлеп биреләчәк.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, үз чиратында, билгеләп үткәнчә, Татарстанда муниципаль хакимият системасын һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советын булдыру республика җитәкчелегенең турыдан-туры ярдәме белән гамәлгә ашырылды. 

Тантаналы чарада Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән котлау телеграммасы укылды.

Татарстан Республикасы Президенты муниципаль берәмлекләрнең аеруча уңышка ирешкән хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.