Россия спорт министры Виталий Мутко: Татарстанда 40 боз сарае, ә кайбер регионнарда бары 5-7

22.04.2016

Россиядә 583 боз сарае санала. Бу хакта бүген Россия спорт министры Виталий Мутко Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет утырышында хәбәр итте. 

Совет утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәиселегендә үтте. 

Анда шулай ук РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин,РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хоккей федерациясе идарәсе рәисе Аркадий Ротенберг, КХЛ директорлар советы рәисе Геннадий Тимченко, Россия Хоккей федерациясе рәисе Владислав Третьяк һәм башкалар катнашты.

Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, 10 ел элек кенә әле илдә 140 боз сарае булган. 

Ул шулай ук билгеләгәнчә, регионга карап, боз сарайлары саны да төрле. Әйтик, Татарстанда 40 боз сарае, диде Россия спорт министры, ә кайбер регионнарда - бары 5-7.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.