Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» ГАҖ акционерларының еллык җыелышында: Нефть химиясе комплексы икътисадыбыз локомотивы булачак

22.04.2016

Бүген «Казаноргсинтез» ГАҖ акционерларының еллык җыелышы булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

2015 елдагы эшчәнлек йомгаклары турында «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов чыгыш ясады.

«Казаноргсинтез» ГАҖ 2015 ел йомгаклары буенча 2014 елга карата финанс нәтиҗәләрен яхшыртты, дип хәбәр итте генераль директор. 2015 елда 68,8 млрд. сумлык товар продукциясе җитештерелгән, бу 2014 күрсәткечләреннән 14,7 млрд. сумга, ягъни 27,2%ка артык. Продукция 68,6 млрд. сумлык реализацияләнгән, бу 2014 елга карата 14,1 млрд. сумга, ягъни 26%ка артык.

Үткән елга карта физик күләм индексы – 100,4%. Табыш структурасында 90%тан артыграгы полиэтиленнар, поликарбонат һәм  полиэтилен торбалар. 2015 елда полиэтилен җитештерү күләме 683,1 мең тонна, поликарбонат –   67,5  мең тонна, полиэтилен торбалар – 24,3 мең тонна.

Предприятиедә 2015 ел йомгаклары буенча уртача хезмәт хакы – 41,4 мең сум, бу 2014 елга карата 9,2%ка артык. Фәрит Миңнегулов хәбәр иткәнчә, 2015 ел йомгаклары буенча  «Казаноргсинтез» ГАҖта чиста табыш 19,296 млрд. сум тәшкил иткән, 2014 елга карата 3,2 мәртәбәгә артык. 2015 ел йомгаклары буенча барлык дәрәҗәдәге бюджетларга түләүләр 10,432 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына – 6 млрд. сумнан артык, 2014 елга карата икеләтә артык диярлек. 2015 елның 31 декабренә гамәлдәге кредит шартнамәләре буенча бурыч 12,4 млрд. сумга кадәр кимегән.  

Үткән елгы эшкә йомгак ясап, Фәрит Миңнегулов билгеләп үткәнчә,  предприятие 2015 ел йомгаклары буенча акционерлар тарафыннан куелган барлык бурычларны да үтәгән.

2015 елда эш йомгаклары буенча өстәмә нотыклар белән «Казаноргсинтез» ГАҖ баш бухгалтеры Лариса Калеева, Казанда «Прайсвотерхаускупер» аудитор компаниясе директоры Д. Деревянкин, «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры урынбасары Ф. Кәлимуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

«Казаноргсинтез» ГАҖ акционерларының еллык җыелышында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, предприятие яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

«Казаноргсинтез» – илнең иң заманча нефть химиясе предприятиеләреннән берсе, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, 2015 ел предприятие өчен уңышлы булды, товар продукциясе җитештерү 27,2%ка артты. «Казаноргсинтез» җитди инвестицион программаларны гамәлгә ашыра.

Рөстәм Миңнеханов предприятиенең социаль сәясәтен аерым билгеләп үтте. Ул «Казаноргсинтез» ГАҖ хезмәткәрләре өчен торак төзү проектын мисал итеп китерде. «Салават күпере» торак комплексында «ТАИФ» компанияләр төркеме хезмәткәрләре өчен 1600 фатир гамәлгә кертеләчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, нефть химиясе предприятиеләренең уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе күләмнәрен, җыелма төбәк продукты күләмнәрен, төп капиталга инвестицияләр күләмнәрен саклап калу мөмкин булды. Боларның барысы да – безнең нефтьчеләребез һәм нефть химиячеләребез казанышы, диде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республиканың нефть химиясе комплексы икътисадыбызның үсеш ноктасы булып тора, бу Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе – 2030дә күрсәтелгән.

«Нефть химиясе комплексы икътисадыбыз локомотивы булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Казаноргсинтез» ГАҖны стратегик үстерүгә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 2020 елга 100 млрд. сумлык  продукция, этиленны – 1 млн. тонна, полиэтиленны – 960 мең тонна җитештерү бурычы үтәләчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.