Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чиновникларга бүләкләрне кабул итү һәм бүләк бирүне тыйды
Без киләчәктә дә Татарстан Республикасы автомобиль спортына ярдәм итәргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Татарстан Республикасы авто-спорт сезонына йомгак ясау буенча традицион тантанада хәбәр итте. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе президенты Иван Егоров, Татарстан Республикасы автоспорт пилотлары һәм ветераннары катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2015 ел нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга XI республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә бүген Республика “Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенә ярдәм буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышы узды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте. Анда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, “Йолдызлык” иҗади талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Талантлар ачу” II махсуслаштырылган форумының икенче көне кысаларында узган пленар сессиядә катнашты. “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә үткән чарада, иң элек, ул яшьләр һәм аларның остазларының проект иҗатының тренинг-класс, талантлар лабораториясе, фәнни эзләнүләр чемпионаты кебек мәйданчыклары белән танышты.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Талантларны ачу” II махсуслаштырылган форумының икенче көне кысаларында узган пленар сессиядә катнашты. “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә үткән чарада, иң элек, ул яшьләр һәм аларның остазларының проект иҗатының тренинг-класс, талантлар лабораториясе, фәнни эзләнүләр чемпионаты кебек мәйданчыклары белән танышты.
Чарада ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, министрлык җитәкчеләре, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, югары уку йортлары ректорлары, Россия төбәкләреннән икътисадта сыйфатлы алгарыш ясау максатларында яшьләрнең потенциалын үстерү белән кызыксынган алдынгы компания җитәкчеләре, экспертлары һәм башкалар катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ атказанган артисты Наилә Гәрәевага "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды. Дәүләт бүләге аңа "күпьеллык иҗади эшчәнлеге һәм татар театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше өчен" бирелде.
ТР ГХМ – теләсә нинди янауларга каршы тора алырлык нәтиҗәле һәм куәтле структура. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ГХМ төзелүгә – 25 ел, Татарстан ГХМ төзелүгә 20 ел тулуга багышланган тантанада хәбәр итте.
Тантана «Корстон» КСККда узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Россия ГХМның Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, хезмәт ветераннары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Арча муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды, анда ул яңа торак йортлар һәм яңартылган район үзәк сырхауханәсен һәм балалар сәнгать мәктәбен ачу тантаналарында катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган ТР Министрлар Кабинеты утырышында төзелеш һәм объектларны капиталь төзекләндерү буенча 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар каралды. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт корпорациясе – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, әлеге фондның генераль директоры Константин Цицин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.