Бүген көннең икенче яртысында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга килде.
«Казан» халыкара аэропортында Владимир Путинны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан башкаласы Казанда Владимир Путин Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спорт советы утырышын уздырачак. Утырышта катнашучылар илебез хоккеен үстерү, 2016 елда Мәскәүдә хоккей буенча дөнья чемпионатын уздыру һәм илкүләм команданы 2018 елгы Кышкы Олимпия уеннарына әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Аннары Россия Президенты Дзюдо буенча Европа чемпионатын ачу тантанасында («Татнефть-Арена») катнашачак.