ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Вячеслав Диденко белән очрашты.
Әңгәмә барышында ике яктан да катнашучылар алкоголь базарындагы гомуми хәл, шулай ук ялган продукция таралуга каршы көрәш алымнары хакында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисадый форум - 2016 кысаларында берничә чарада катнашты.
Искәртик,Давостагы Бөтендөнья икътисадый форум 20-23 гыйнвар көннәрендә үтә, төп тема - "4 нче сәнәгать революциясен үзләштерү". Моннан тыш, региональ иминлек, климат үзгәрүе, эре күпләп сату товарлары буенча вәзгыять һәм башка мәсьәләләр турында сүз бара.
Аерым алганда, бүген "Евразия һәм хәзерге заман ефәк юлы" сессиясе (Congress Centre, Aspen 2) үткәрелде. Анда катнашучылар Яңа ефәк юлы проектының гамәлгә ашырылу барышы, Евразиянең региональ үсеше перспективалары турында сөләштеләр.
Татарстанда икенче һәм аннан соң туган балалар саны арта бара, шуның белән бергә беренче бала саны, киресенчә, кими бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе утырышында идарәнең башлыгы Альбина Шәвәлиева сөйләде.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.
Сергей Данкверт иртән Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Дәүләт ветеринария хезмәтенең уртак коллегия утырышында булды.
Узган 2015 нче елда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тоткыннарның качып китүләренә һәм массакүләм тәртипсезлекләргә юл куймаган, шуның белән эшендәге төп бурычны үтәгән. Россия Федерациясенең барлык идарәләре дә 12 ел дәвамында моңа ирешеп килү белән мактана алмый. Иң мөһиме – 2016 нчы елда да бу күренешләргә юл куймау. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов катнашты.
Бүген Бөтендөнья икътисадый форумы 2016 чаралары кысаларында Давоста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дөнья тирәли ягулыксыз һәм куркусыз» (Congress Centre, Congress Hall) сессиясендә катнашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Давоска (Швейцария) эш сәфәре кыла (19- 2016 елның 22 гыйнвары).
2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Юстиция министрлыгы эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү индикаторы һәм еллык күрсәткечләргә ирешкән. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Юстиция министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков V Азия уеннарына әзерлек буенча башкарма комитет рәисе Даянч Гулгельдиев җитәкчелегендәге Төркмәнстан делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнашу.
Искәртик, Бөтендөнья икътисадый форумы 2016 елда Швейцариядә 20-23 гыйнвар көннәрендә үтә. Форумның төп темасы - "4 нче сәнәгать революциясен үзләштерү". Форумда шулай ук региональ иминлек, климат үзгәрешләре, глобаль икътисадый үсешнең "яңа нормаль халәте", эре күпләп сату товарлары буенча вәзгыять һәм башка мәсьәләләр турында сүз барачак.