Илдар Халиков Казандагы Цифрлы технологияләр үзәгендә булды

21.04.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казандагы "Цифрлы технологияләр үзәге" АҖнең прототиплау үзәгендә (Казан, Ак. Павлов ур., 2а й.) булды. Аны ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре озата йөрде.

Җитештерү мәйданчыклары белән "Цифрлы технологияләр үзәге" АҖ генераль директоры Кирилл Колганов таныштырды.

Предприятиедә эшләнмәләрне прототиплау һәм кою, металл кою технологияләрен эшләү һәм инжиниринг уздыру гамәлгә ашырыла. Бүген үзәкнең төп клиентлары - автомобиль, двигатель һәм самолет төзелеше тармагында эшләүче кече һәм урта предприятиеләр. 

Кунакларга 3D модельләре буенча металл кою формаларын әзерли торган сәнәгать 3D-принтеры эшен күрсәттеләр. К.Колганов сүзләренчә, детальләрне “нульдән” башлап эшләү циклы уртача бер тәүлектән артмый. Җитештерелә торган продукциянең сыйфаты белән танышу өчен әзер эшләнмәләрдән кечкенә күргәзмә оештырылган иде.

Шулай ук Илдар Халиковка формалар җитештерүнең башлангыч стадиясендә барлык технологик кимчелекләрне бетерергә мөмкинлек бирүче махсус исәпләү җиһазы турында сөйләделәр.

Компьютер-томографик  тикшерү технологиясе кунакларда зур кызыксыну тудырды. Кирилл Колганов ассызыклаганча, Россиядә мондый җиһазлар бары тик ике шәһәрдә -Казан һәм Воронежда гына бар.

Илдар Халиков, бу комплексның хезмәтләре судно төзелеше һәм авиатөзелеш предприятиеләре өчен бик кызыклы булачак, чөнки сүз серияле җитештерүгә сирәк чыга торган детальләр ясау турында бара, дип билгеләде.

ТР Премьер-министры фикеренчә, "Цифрлы технологияләр үзәге" үз өлкәсендә башка конструкторлык бюроларына конкуренция тудырырга мөмкин.

“Бездә үзләренең кою цехлары булган берничә завод бар. Әлбәттә, кирәкле детальләрне алар үзләре эшләргә тели. Ләкин аларның цехлары бик күптәнге инде, техник җиһазлау да күптән булган. Шуңа энергия нәтиҗәлелеге мәсьәләсендә һәм сыйфат ягыннан алар бу үзәктән калыша”, - диде Илдар Халиков һәм республика предприятиеләрен бу үзәк белән хезмәттәшлеккә чакырды.      

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.