Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков югары белем һәм фән өлкәсендә киләчәктә хезмәттәшлек планнары турында фикер алыштылар

10.04.2025

Бүген Казанда Россия венчур форумы кырларында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы узды.

Яклар республикада югары белем һәм фән өлкәсендә киләчәктә хезмәттәшлек планнары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Инженерлык химия-технология институтын инфраструктур яңарту, инженерлык кадрларын әзерләү һәм технологик лидерлык өчен фәнни эшләнмәләр өлкәсендә университетларның эшен көчәйтү темасына, шулай ук башка актуаль мәсьәләләргә кагылды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан югары уку йортлары Мәгариф һәм фән министрлыгының флагман проектларында актив катнашалар, алар арасында алдынгы инженер мәктәпләре, университет технологик эшкуарлыгы платформасы, «Приоритет-2030» югары уку йортларына ярдәм итү программасы.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.