Бүген «Казан Экспо»да XIX Россия венчур форумы кырларында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышы узды. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Инвестиция-венчур фонды стратегиясенең актуаль торышы турында коммерциячел булмаган оешма директоры Дамир Галиев сөйләде
. «Россия технология фонды» АҖ Директорлар советы рәисе, Халыкара технологик үсеш фонды директоры Вадим Куликов мезонин финанслау үзенчәлекләре һәм инструментлары турында сөйләде.
"Chrono.tech" компаниясенә нигез салучы һәм аның президенты Сергей Сергиенко нотыгы Web 3.0 индустриясе перспективаларына багышланды. Private equity («шәхси капитал») базарының агымдагы торышы турында Link CAPITAL инвестиция банкының кече партнеры Александр Игельский мәгълүмат бирде.