Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү - Татарстан күпере» X яшьләр форумында катнашты

12.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Мәскәү - Татарстан күпере» X яшьләр форумында катнашты. Чара РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының «Нобель залында» узды.

Форумның мактаулы кунаклары Россия Герое, МХОдә катнашучы Иван Жарский, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты ректоры Станислав Прокофьев, Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков, РФнең Атказанган спорт мастеры, бердәнбер биш тапкыр Гагарин Кубогын яулаган Данис Зарипов, СССРның Атказанган спорт мастеры, «Дөньяның иң яхшы капкачысы» призына ия булган Ринат Дасаев һәм башкалар булды.

Ел саен форум кысаларында катнашучылар алдында уңышлары белән Татарстан горурланган якташлары чыгыш ясый. Спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, һөнәр сайлау, уңышка ирешү турында киңәшләрен яшьләргә сөйлиләр, чара кунакларының сорауларына җавап бирәләр. Быел форумда 1200ләп кеше катнашты. Оештыручысы - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

Форумның максаты - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе яшьләр берләшмәләрен берләштерү, яшьләрне социаль адаптацияләүдә һәм аларны Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә җәлеп итүдә ярдәм итү.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - республиканың Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин форумда катнашучыларны сәламләде һәм быел ул Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлануын билгеләп үтте. "Бүген җиңүчеләр буыны варислары безнең Ватанны махсус хәрби операция кысаларында саклыйлар. Алар - безнең геройлар, яшь буын өчен чын үрнәк. Без аларга ярдәм иттек һәм киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез", - диде Татарстан Республикасы вице-премьеры.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үзенең видеомөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, 10 ел дәвамында форум төбәкләрне берләштерә, буыннар арасында җанлы диалог урнаштыра һәм яшьләрнең тормышта үзләрне табу өчен яңа офыклар ача. "Оештыручыларга яшь егетләр белән тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы өчен рәхмәт. Яшьләргә үз көчләренә ышанырга, үсеш өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга, үз өстендә даими эшләргә һәм иң яхшылардан белем алырга кирәк", - дип ассызыклады Марат Хөснуллин.

Алга таба Мәскәү шәһәре Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков Мәскәү мэры Сергей Собянинның сәламләвен укыды. "Юбилей форумы киләчәккә омтылган төбәкләребезнең дуслыгын һәм хезмәттәшлеген символлаштыра. Һәм бу киләчәк энергияле, хезмәт сөючән, талантлы яшьләрнеке. Нәкъ менә шундый яшьләр бүген форумда катнаша", - дип билгеләп үтте башкала башлыгы.

Чыгышы барышында Россия Герое, Казанда туып үскән Иван Жарский аның өчен бабасы үрнәк булуын сөйләде. Бабасы да хәрби була. Иван аның эзе буенча барырга булган. Кузнецов исемендәге Казан кадетлар интернат-мәктәбен, Михайлов хәрби артиллерия академиясен тәмамлаган. Очрашу барышында ул МХО зонасында үзенең хәрби тәҗрибәсе турында сөйләде һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнүнең ни өчен мөһим булуы турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Аннары сүзне һәлак булган Россия Герое Азамат Бердиевның әтисе гражданнар авиациясе очучысы Фаил Бердиев алды. 27 яшьлек Әстерхан егете, татар активисты Азамат 2023 елда хәрби бурычын үтәгәндә МХОдә һәлак була. Фаил Бердиев улының сугыш юлын сайлавына бер тапкыр да үкенмәвен билгеләп үтте. "Мин Азаматка әти-әнием өйрәткәнне - хезмәт сөючәнлекне, өлкәннәрне хөрмәт итүне, туган телне һәм гореф-гадәтләрне яратуны, укуга омтылуны сеңдерергә тырыштым. Ул сугышчы юлын сайлады һәм аны намус белән үтте, Ватанга һәм десант беретына тугры калды», - диде ул.

Форумда Россия Геройлары Степан Белов, Борис Дудко, Михаил Марцев, Айнур Сафиуллин, Сергей Тулин катнашты.

Форумда катнашучыларга Байконур космодромыннан Россия Герое, космонавт Сергей Рыжиков видеомөрәҗәгать җибәрде. Ул Татарстанның космосны үзләштерүгә керткән өлешен билгеләп үтте: республиканың күп кенә предприятиеләре космик аппаратлар өчен приборлар булдырган, моннан тыш, биредә мәшһүр Сергей Королев эшләгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Мәскәү – Татарстан" күпере» форумын уздыру ике төбәк арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең мөһим өлешенә әверелде.

"Мин форумда катнашучыларның барысына да: оештыручыларга, спикерларга, Россия Геройларыбызга рәхмәт белдерәм. Чираттагы мәртәбә без Россиянең талантлы, хезмәт сөючән, патриотик кешеләргә бай булуына инандык. Үзгәрешсез конструктив якын килүе һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Сергей Собянинга һәм Мәскәү шәһәре Хөкүмәтенә аерым рәхмәт белдерәм. Биредә Татарстаннан бик күп студентлар укый. Без алар Татарстанга кайтсын өчен шартлар тудырырга тырышачакбыз. Барыгызга да ачыклыгыгыз, ихласлыгыгыз һәм Россиягә мәхәббәтегез өчен рәхмәт. Үз илеңне, ата-анаңны, укытучыларыңны яратырга кирәк. Барыгызга да уңышлар!",- диде Татарстан Рәисе.

Ахырда ул чараны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетына рәхмәт белдерде.

Чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстанда туган Анна Серафимовна Панкратовага һәм Фатыйх Игнатулович Хәмидуллинга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.