Бүген Казанда яңа «Камил" мәчете ачылды. Мәхәллә кешеләре монда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җомга намазы укыдылар. «Камил" мәчетендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Ул мәчет комплексын һәм аның тирәсен, мәчет интерьерын, намаз залын карап чыкты һәм мәхәллә кешеләрен мөһим вакыйга белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов бу мәчетне төзүдә катнашучыларга, оештыручыларга, химаячеләргә, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук мәчетнең дин тотучыларга хезмәт итәчәгенә өмет белдерде.
Исегезгә төшерәбез, «Камил» мәчете комплексы Идел буе районында, Мирный бистәсендә (Новосельская ур.) урнашкан. Мәчет янында тәһарәтханә, имам кабинеты һәм мәҗлесхан, хатын-кызлар залы урнашкан бина, чишмәсе төзекләндерелгән.
Мәчетнең тышкы кыяфәте игътибарга лаек: аның манарасы Болгардагы 14 гасырдагы уникаль архитектура һәйкәле «Кече манара»ның төгәл күчермәсе. Тыштан һәм эчтән мәчет Дагыстан ташы белән тышланган.
Мәчет ачылу уңаеннан мәхәллә кешеләрен пылау белән сыйладылар.