Яңалыклар

03.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта 2016 елның тугыз ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, ноябрь аена бюджет расланды.

Директорлар советы әгъзалары «Татнефть» компаниясенең 2017 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген фаразлау турында мәгълүмат тыңладылар.

03.11.2016

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 22 нче утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр арасында депутатларның күпчелек тавышы белән «2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты» законы проекты беренче укылышта кабул ителде.

Татарстанның социаль-икътисадый үсеше фаразы белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. 2017 елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты белән Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

03.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарлар һәм Татарстан тарихы буенча 100 китап» күргәзмәсен карады. 

Күргәзмә татар халкы тарихы музеенда ачылды һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендге  Тарих институтының 20 еллыгына багышланган иде.

Күргәзмә турында кыскача гына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты директоры  Рафаэль Хәкимов сөйләде.

03.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  күренекле композитор, «Россия композиторлар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзасы София Гобәйдуллинаны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов Софии Гобәйдуллинага Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены тапшырды.  Дәүләт бүләге музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күп еллык иҗат эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә бирелде. 

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

02.11.2016

Бүген Пномпеньга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа тышкы эшләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр министры - Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Прак Сокхон әйәнде белән очрашты. 

02.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Пномпеньга эш сәфәре кысаларында Камбоджа Корольлеге Премьер-министры Хун Сен белән очрашты. 

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,   Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.   

02.11.2016

Татарстан Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре белән бизнес-багланышларны үстерергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.   

02.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пномпень шәһәренә эш сәфәре кысаларында Камбоджа Җәмәгать эшләре һәм транспорт министры Сун Чантол белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, Татарстан Республикасы эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. 

01.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Камбоджа Корольлегенә эш сәфәре белән килде.

Иртәгә, 2016 елның 2 ноябрендә, төшкә кадәр Рөстәм Миңнеханов  илнең эре халыкара туризм үзәге – Сиемреап шәһәре белән танышачак. 

Төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Камбоджа башкаласы Пномпень шәһәренә юнәләчәк.

01.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Үзгәреш җиле” татар җыры фетиваленә багышланган брифингта журналистлар алдында ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, “Үзгәреш җиле” фестиваленең музыка җитәкчесе Вадим Эйленкриг, бөтен дөньяга танылган баянчы Айдар Гайнуллин чыгыш ясады.

Битләр: << 1211 1212 1213 1214 1215 1216 1217 ( 1218 ) 1219 1220 >>