Яңалыклар

12.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар Форумы – 2017нең «Россия һәм бөтендөнья: өстенлекләрне сайлау» пленар  дискуссиясендә катнашты. 

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе  Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте. 

12.01.2017

Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәйданында узучы «Гайдар форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында очрашты.

12.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты.   

Очрашу «Гайдар форумы» VIII халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.

12.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы һәм  аның әгзалары Гомуми җыелышының уртак утырышын уздырды. Чара "Гайдар форумы - 2017" халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Мәскәүдә үтте. Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов, Инновацион регионнар ассоциациясенең үзен Россия Федерациясе субъектларының инновацион үсеш юнәлешен формалаштыра торган абруйлы экспертиза мәйданчыгы сыйфатында күрсәтүен билгеләде.

 

12.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гайдар Форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында    Россиядә чит ил инвестицияләре буенча Консультатив советның «25 еллык юл: Россия социаль-икътисадый үсешендә чит ил инвестицияләре» темасына багышланган иртәнге эшлекле ашында катнашты. 

Әңгәмәнең төп темасы – хәзерге Россиядә инвестицион эшчәнлек, бу юнәлештә төбәкләрнең нәтиҗәле эше, чит ил капиталын җәлеп итү өчен шартлар тудыру һәм башкалар.

12.01.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре белән килде. Төп максаты – «Гайдар Форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларындагы гамәлләрдә катнашу. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов форумның «Россия һәм бөтендөнья: өстенлекләрне сайлау» үзәк дискуссиясендә, шулай ук Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышының чираттагы утырышында катнашачак.

11.01.2017

2016 елгы көзге чакырылыш кампаниясе барышында хәрби хезмәткә 152 мең кеше чакырылган. Бу хакта бөтенроссия видеоконференцэлемтә форматында узган матбугат конференциясендә РФ ХК Генштабының Баш оештыру-мобилизацияләү идарәсе башлыгы, РФ ФК Генштабы башлыгы урынбасары, генерал-полковник Василий Тошканкуров сөйләде. Анда шулай ук Татарстаннан хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин һәм республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

10.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы кайбер эре объектлар төзелешенең, шул исәптән «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә комплексы, «М-14» торак комплексы һәм яңа зооботбакча төзелешенең барышын тикшереп чыкты.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар озата йөрде. 

10.01.2017

Татарстан Республикасында Яңа ел бәйрәмнәре һәм укучыларның кышкы каникул көннәрендә төрле мәйданчыкларда 180 спорт-сәламәтләндерү акцияләре узды. Спорт чараларында 81 мең кеше катнашты.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде.

10.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы "Салават күпере" торак комплексында булды. 

Татарстан Президентын торак комплекс территориясендә объектлар төзелеше этаплары белән таныштырдылар, агымдагы эшләр барышы һәм күп катлы торак йортларны сафка кертү вакыты турында сөйләделәр. 

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар 12, 11, 10, 13 нче номерлы кварталларны карадылар. 

Битләр: << ( 1211 ) 1212 1213 1214 1215 1216 1217 1218 1219 1220 >>