Яңалыклар

08.11.2016

Татарстанда быел 237млрд сумга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

08.11.2016

Бүген Халыкара валюта фондының Россиядәге даими вәкиле Габриэль Ди Белла белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Анда шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – ТР буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

07.11.2016

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә «АйДжиЭс Агро» һәм «Август-Алабуга» исемле ике яңа завод төзелешен тантаналы башлау чарасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, "Алабуга" СҖТ МИЗ" АҖ Тимур Шаһивәлиев, республика министрлыклары һәм ведомтсволары вәкилләре катнашты. 

 

 

 

07.11.2016

Бүген «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышында «Алабуга» махсус икътисадый зонасының 4 яңа резидент компаниясенең проектлары расланды, утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген «Алабуга» МИЗда 51 резидент теркәлгән, 22 завод тулысынча эшчәнлек алып бара. 2006 елдан махсус  икътисадый зона территориясендә 5,5 меңнән артык эш урыны булдырылды. Яңа җитештерүләргә инвестицияләнгән суммалар    103 млрд. сумга җиткән. 

07.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Алабуга» махсус икътисадый зонасына эш сәфәре белән килде. 

Эш сәфәренең төп максаты – МИЗ территориясендә ике яңа завод  төзи башлауга багышланган тантанада катнашу: «АйДжиЭс Агро» (компост җитештерү һәм шампиньон гөмбәсе үстерү) һәм «Август-Алабуга» (үсемлекләрне яклауның химик чараларын әзерләү). 

06.11.2016

Бүген Казанда Спорт сараенда Татарстан һәм Чехия хоккее ветераннарының җыелма командалары арасында халыкара иптәшләрчә матч узды.  

Республика җыелма командасы составына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, «Ак Барс»ның легендар хоккейчылары Алексей Морозов, Алексей Чупин, Рәфыйк Якубов, Сергей Зиновьев һәм башкалар бар иде. Хуҗалар командасын оста остаз Равиль Шәвәлиев җитәкләде. Чехия хоккейчылары арасында бозга НХЛ уенчылары Марек Посмык («Тампа Бэй») һәм Милан Халупа («Детройт»), шулай ук  Олимпия уеннарының бронза призеры Бедржих Щербан та чыкты. Чехия ветераннары командасын тренер Милан Новы җитәкләде.

06.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ACM (Accounting, Controlling, Management) компаниясенең стратегия һәм үсеш директоры Томаш Навратил белән очрашты.

Казан спорт сараенда узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары – Казан шәһәрендә департаменты директоры Дамир Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты. 

06.11.2016

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру өчен МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Татарстан Югары Советы республикабызның яңа Конституциясен кабул итүгә егерме дүрт ел булды.

Әлеге документ үз эченә заманча юридик казанышларны туплап, Татарстан җәмгыятендә барган мөһим үзгәрешләрне чагылдырды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республика Конституциясенең әһәмиятле нигезләмәләре чирек гасыр дәвамында үзгәрешсез кала. Конституцион стройның тотрыклылыгы – дәүләт төзелеше өчен зур казаныш.

05.11.2016

"Үзгәреш җиле" татар җыры фестивалендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. 

Чара М.Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үтте. 

Фестивалҗ кунаклары арасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар бар иде. 

05.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремле диварлары буенда урнашкан күренекле хәйрияче Әсгать Галимҗанов исемендәге яңа скверда булдылар. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.

Аңалатмаларны проект авторы – «План» архитектура һәм дизайн студиясе белгече Регина Сөендукова биреп барды. 

Битләр: << 1211 1212 1213 1214 1215 ( 1216 ) 1217 1218 1219 1220 >>