Бүген Казанда югары медицина технологияләр үзәгендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының чираттан тыш коллегия утырышы узды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков катнашты.
Илдар Халиков утырышны ачып, коллегия сәламәтлек саклау өлкәсендә “көнкүреш” коррупциясен бетерү буенча фикер алышуга багышлана, дип билгеләде.
2016 елның 22 октябреннән 31 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы кыска ялда булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста шәһәр мохитен комплекслы проектлау буенча I халыкара форум эшендә катнашты. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шәһәр төзелеше, архитектура өлкәсендә чит илләр һәм Россия экспертлары, шулай ук девелоперлар һәм төзелеш алып баручылар катнашты.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда шәһәр мохиты мәсьәләләренә һәм җәмәгатьчелек урыннарын үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу бурычларны хәл итүгә республикада гамәлгә ашырылучы берничә дәүләт программасы багышлана.
Бүген Саратовта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы Совет утырышы булды. Ул Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә узды. Анда чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына үзебездә җитештерелгәннәрне гамәлгә кертү һәм икътисадның реаль секторына юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.
Татарстаннан утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов кырдагы эшләр һәм техниканы кышка консервацияләү барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ел башланганнан бирле Татарстанның төзелеш тармагында 26 бәхетсезлек очрагы булган, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30%ка ким. Һәлак булу очраклары 5кә кимегән, авыр очраклар – 7гә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Татарстанга визиты кысаларында Россия беренче вице-премьерының "Яшәү өчен мохит" проектлау буенча беренче халыкара форумында катнашуы көтелә.
«Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенең киләчәге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Искәртәбез, быел сентябрь азагында Казанның Киров районы суды «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенә эшчәнлеген дәвам итүне тыйды. Бу карар өстәмә белем бирү үзәгенең Окольная урамында урнашкан бинасының авария хәлендә булуына бәйле рәвештә чыгарылды.
Бүген ТР Дәүләт Советында “Татарстан Республикасының 2017елга һәм 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, суд хакимияте, иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча парламент комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Иннополис шәһәрен үстерү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Иннополис шәһәре җитәкчелеге һәм башкалар катнашты.