Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортныдагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагының агымдагы елның 9 аенда икътисадый күрсәткечләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, барлык хуҗалыклар төрләрендә авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 9 ай нәтиҗәсе буенча 184,2 млрд. сум тәшкил итте, чагыштымача бәяләү буенча производство индексы 106,5 % тәшкил итте (Россиядә әлеге күрсәткеч - 103,6 %).
Татарстан Республикасында 2016 ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Хезмәт инспекциясе 1363 тикшерү үткәргән, 16 млн. 620 мең сумга 440 карар чыгарган.
Бу мәгълүматны ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика күләмендәге “Йортыбыз – Татарстан” этномәдәни фестиваленең йомгаклау концертында булды.
Чара "Пирамида" комплексы мәйданчыгында узды (Казан).
Халыклар берлеге көнендә гала-концертта 600 якын иҗади коллективлар вәкилләре чыгыш ясады, алар барысы да республикабызда яшәүче милләтләр вәкилләре.
Бүген Казанда Кремль яр буе урамында Халык берлеге көненә багышлнаган митинг-концерт булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм башкалар катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышын үткәрде.
ТР Хөкүмәте Йортындагы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Утырышны ачып Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, якын арада - 26 ноябрь көнне - Казанда Конфедерацияләр Кубогы 2017 нең жирәбә салуы узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институты (ӘДНИ) мөгаллимнәрен, аны тәмамлаганнарны, студентларны, аның кунакларын Татарстан Республикасында югары нефть-газ белеме бирүнең 60 еллыгы белән котлады.
Тантаналы чаралар бу уңайдан Әлмәттә узды.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә Мәскәү нефть һәм газ институты вәкилләре катнашуын да билгеләп үтте.
Нефть сәнәгате – икътисадыбыз нигезе, җитди белем бирү базасыннан гайре, квалификацияле белгечләр әзерләүдән гайре, без конкуренциягә сәләтле була алмыйбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институтының (ӘДНИ) үсешен уңай бәяләде, Институт бу көннәрдә төзелүенә 60 ел тулуны билгеләп үтә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты бу хакта «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының Әлмәт шәһәрендә узган чираттагы утырышында хәбәр итте.
Искәртәбез, утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар күптән түгел «Татнефть» ГАҖ акчасына ремонтланган Әлмәт дәүләт нефть институтының 1 нче студентлар йортында булды.
Татарстан нефтьчеләре ел башыннан бирле 26 млн. 213 мең тонна нефть чыгарган, үсеш темплары – үткән елның шушы чорына карата 104,1 процент тәшкил итә. Бүген мондый күрсәткечләрне Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә 2016 елның 9 ае эчендә кече нефть компанияләре эшенә йомгак ясауга багышланды.
Чара «Татнефть» компаниясенең (Әлмәт) штаб-квартирасында узды.
Киңәшмәдә «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының, федераль органнарның территориаль бүлекчәләренең, Татарстанның кече нефть компанияләренең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институтының 1 нче студентлар йортында булды.
Искәртәбез, бүген төштән соң Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла.
ӘДНИның 1 нче студентлар йорты Әлмәтнең Тукай проспектындагы 41а йортта урнашкан. Тулай торак бинасында «Татнефть» ГАҖ акчаларына ике ай элек ремонт ясалган.