Бүген Казанда Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия делегациясе катнашында бизнес-форум узды.
Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад потенциалын тәкъдир итү белән форумда катнашучылар алдында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Татарстанның икътисади нигезен сәнәгать җитештерүе тәшкил итә, дип хәбәр итте. Социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россиянең лидер төбәкләре унлыгына керә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайда Кытай компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. Эшкуарларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы делегациясе 18 нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсе эшендә катнашты.
Кытай бизнесы Россия икътисады белән кызыксына, һәм Россия – без хезмәттәшлек итәргә теләгән ил ул. Бүген бу хакта Россия-Кытай эшлекле форумында катнашучы Кытай вәкилләре хәбәр иттеләр. Форум Шанхайда InterContinental Shanghai Necc кунакханәсенең конференц-залында узды.
Форум эшендә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия һәм Кытай бизнесы вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.
Хөкүмәтләр җитәкчеләренең даими очрашуларын әзерләү буенча Россия-Кытай хөкүмәтара комиссиясенең сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча комиссиясенең җеренче утырышы Шанхайда КХР ның Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә үтте. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Кытай Халык Республикасында ике көнлек эш сәфәрендә. Ул анда 18 нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсе эше белән танышты. 2016 елда Россия Федерациясе СIIF Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсенең хезмәттәш иле булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга бер көнлек эш сәфәре барышында (2016 елның 1 ноябре) «Ляонин Ван Юй Хэ» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу 18 нче Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсе кысаларында узды.
Бүген, 2016 елның 1 ноябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында бер көнлек эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасына (Шанхай шәһәре) килде. Делегацияне Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли.
Сәфәренең төп максаты –18 нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсендә булу. Күргәзмә стендларында Татарстан Республикасын "КАМАЗ" ГАҖ, «Казан вертолетлар заводы» ГАҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, "Алабуга" ААҖ, "Иннополис" ААҖ һәм башка компанияләр тәкъдим итәчәк.
Бүген көннең икенче яртысында Мәскәүдә (РФ Хөкүмәте йортында) РФ Эчке эшләр министрлыгыннан юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы эшләрне тикшерү буенча төбәкләргә аерым вәкаләтләр тапшыру буенча киңәшмә узды.
Анда Татарстаннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Чэн Вэй белән очрашты.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.
Илдар Халиков очрашу барышында Татарстан җитәкчелеге Кытай Халык Республикасының Казанда консуллык ачу турындагы карарын хуплый, дип белдерде.
Бүген Татарстан башкаласында “Казан-Арена” стадионы территориясендә “Җиңү ыргылышы” исемендә яңа спорт-күнекмә үзәгенең тантаналы ачылышы узды. Бу проектны оештыручы танылган Россия хоккейчысы Данис Зарипов.
Тантанада Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Яшьләр хоккей лигасы идарәче директоры Алексей Морозов катнашты.