Рөстәм Миңнеханов Пакистан Ислам Республикасының Россиядәге Илчесе Кази Мөхәммәд Хәлиулла белән очрашты

01.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Кази Мөхәммәд Халиулла белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. 

Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.