Татарстан Президенты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә: Сәламәтлек саклау өлкәсенә татарстанлылар тормышы дәрәҗәсен арттыруда аеруча роль бирелә

02.02.2017

Сәламәтлек саклау өлкәсенә татарстанлылар тормышы дәрәҗәсен арттыруда аеруча роль бирелә. Бу хакта бүген ТР Сәламәтлек саклау министрылы коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Утырышта Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Россия Федераль медик-биология агентлыгының "Фәнни-тикшеренү пульмонология институты" ФБУ директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Александр Чучалин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

"Хисап елында сәламәтлек саклау системасы эшенең төп нәтиҗәсе кеше тормышының озынлыгы 73 яшькә кадәр җитүе булды. Комплекслы чараларны гамәлгә ашыру елны үлем санын 1589 кешегә киметү күрсәткече белән тәмамлауны тәэмин итте", - диде чыгышында Гадел Вафин. 

Республикада халык санының табигый артуы 2016 елда 1000 кешегә (+)2,8 тәшкил итте, бу 2015 елдагыдан 3,7 % күбрәк, ягъни 543 кешегә. 12 муниципаль берәмлектә халык санының табигый артуы теркәлә, 33 муниципаль берәмлектә табигый кимү күзәтелә. 

2016 елда халыкның үлем саны 1000 кешегә 11,5 тәшкил итте, бу 2015 елга караганда 3,3 % ка артык.

Республикада ашыгыч медицина ярдәменеэ 128 күчмә бригадасы эшли. Узган елда алар 349 мең кешегә ярдәм иттеләр. Уртача ашыгыч ярдәм кареталары тәүлегенә 3367 кат ярдәмгә барганнар.

Югары технологияле ярдәмне бүген 15 сәламәтлек саклау учрежениеләре 21 юнәлеш буенча ярдәм күрсәтә. 2016 елда әлеге ярдәм 20 мең кешегә күрсәтелде.

Кадрлар һәм яшь белгечләрне җәлеп итү өлкәсендә зур эш башкарылды. Бер кат компенсация түләү программасы буенча 104 табиб эшкә урнаштырылды, ТР Хөкүмәте грантлары программасы бууенча - 156 хезмәткәр. 

Шул ук вакытта 14 Үзәк район хастаханәсенә кадрлар җитми, анда пенсия яшендәге табиблар 30 % тәшкил итәләр. 

Гадел Вафин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы медицина оешмаларында узган елда табибларга пациентларның 11 млн. электрон язылуы теркәлде, бу гумуми күрсәткечнең 70 % артык. 

Медицина ярдәменең сыйфаты күбесенчә заманча җиһазлар белән тәэмин ителешкә бәйле, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Югары медицина ярдәме өлкәсендә республикада уңай күрсәткечләргә ирешеп булды. 

"Бу чыгымлы эш, өстәмә оештыру һәм финанс ресурслар таләп итә. Әлеге мәсьәләне без үз өстебезгә алабыз, ләкин пациентлар ихтыяҗларына бнәлешле булу - сезнең эш. Клиентларга мөнәсәбәт, элемтәдә булу - моңа аеруча игътибар итәргә кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, узган елда көндәлек коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча коллегияләр узды, шул исәптән - сәламәтлек саклау өлкәсендә дә. "Медицина хезмәткәрләренә карата кисәтүләр күп булды. Мин, барысы да шундый, дип әйтмим. Төрле учреждениеләр бар. Ләкин 25 % саны - инде җитди. Бу юнәлештә актив эшләргә кирәк", - диде ул. 

Татарстан Идел буе федераль округында халыкның табигый артуы рейтингында беренче урында. Әмма узган елда балалар туу саны бераз кимеде. "Күп балалы гаиләргә төрлечә ярдәм итәргә, балалар туу саны артуны тәэмин итүгә этәргеч бирү кирәк", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Халык контроле системасында мөрәҗәгатьләр саны күпкә артты. Аерым алганда, социаль челтәрләрне активрак файдалану кирәк. Анда мәгълүмат күп: сигналларны теркәп, вакытында җавап бирү кирәк". 

Ел саен санитар автотранспорт парк яңартыла, дип билгеләде ТР Президенты. Быел Татарстан табиблары 100 гә якын санитар машина белән тәэмин ителәчәкләр. Монна тыш, махсус медицина модульле "Ансат" вертолетын алу планлаштырыла. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов беренчел медицина бүлегенең, сәламәтлек саклауның дәүләти булмаган секторы һәм халыкка югары сыйфатлы медицина ярдәмен үстерү мәсьәләләре актуальлеген билгеләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев