Яңалыклар

16.12.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында талантлы балалар һәм яшьләрне үстерү өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлар белән очрашты.

Бу очрашу 15-17 декабрьдә Казанда Германия-Россия Яңа технологияләр институты мәйданчыгында уздырылган “Талантларны ачу” III форумы кысаларында үтте. Бу форум - “2015-2020 елларга Татарстанда талантлар белән стратегик идарә итү” дәүләт программасының ачык мәйданчыкларыннан берсе.

 

16.12.2016

Бүген Казанда КАИның “Олимп” спорт комплексында генерал-лейтенант Александр Антонов истәлегенә багышланган, ветераннар арасында I Бөтенроссия суда туплы уен  турнирының тантаналы ачылышы булды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР буенча  эчке эшләр министры Артём Хохорин катнашты.

16.12.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген, “Талантларны ачу” форумы кысаларында, республикадан читтә яшәүче яшь белгечләр белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

16.12.2016

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Туризм лидеры” республика конкурсында җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашты.

Бу чара Казан Ратушасында узды.

Искә төшерәбез, конкурсның төп максаты – туризм базарында иң яхшы юнәлешләрне һәм катнашучыларны ачыклау. Конкурс 2001 елда оештырылган иде, 2015 елга кадәр ул “Туризм – XXI гасыр” исеме астында үткәрелде.

 

16.12.2016

“Хөрмәтле гражданнар!

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы халкының республикабыз банкларыннан акчаларын алырга чакырган, банклар ябылу турында һәм башка начар хәбәрләр алу очраклары артты. Бу хәбәрләр чынбарлыкка туры килми һәм алар җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек таратуга юнәлтелгән”.

16.12.2016

Бүген ТР Министрлар Кабинеты, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион советы арасында 2017-2018 елларга социаль-икътисади сәясәт алып бару һәм социаль партнерлыкны үстерү турында өч яклы килешү имзаланды. Бу тантана Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Документны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Преприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты, эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзалады.

16.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге рәисе Александр Сахатович Дадаев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

«Сезне Татарстан Республикасындә сәламлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларга мөрәҗәгать итеп. – Шунысы күркәм – сез беренче даими «Казан – Ашхабад» рейсы белән килдегез, бу хакта без күптән сөйләшкән идек инде».

15.12.2016

Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашты.  

15.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Мәүлет Чавушоглуна Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлекнең агымдагы торышы буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

15.12.2016

Төркия Республикасы эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Мостафа  Кемаль Ататөрк мавзолеендә булды һәм хәзерге Төркия Республикасына нигез салучыга чәчәк бәйләме салды.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов Мавзолейның Мактаулы кунаклары кенәгәсендә истәлекле язма калдырды һәм Мостафа  Кемаль Ататөркнең тормышына һәм сәяси эшчәнлегенә бгышланган музей экспозициясен карады.   

Битләр: << 1211 1212 1213 1214 1215 1216 1217 1218 1219 ( 1220 ) >>