Илдар Халиков ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашты

01.02.2017

2016 елда тарифлар буенча 9 меңнән артык карар кабул ителгән. Тарифларны дәүләт тарафыннан көйләүнең гомуми икътисади нәтиҗәсе 18 млрд сум тәшкил иткән.

Бу мәгълүматлар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр ителде.

Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

“Бу күрсәткеч, әлбәттә, безне шатландыра, узган ел 13 млрд сум янга калдырылган. Моны мин яхшы нәтиҗә дип бәялим”, - диде Илдар Халиков.

“Безнең өчен иң төп нәтиҗә – республикада икътисади мәнфәгатьләрнең балансы табылу. Һәм бу баланс өлкәсендә без күп нәрсәләр эшли алдык. Без федераль нормативларны бозмыйбыз, һәм турыдан-туры тармакның барлык законлы процессларында катнашабыз”, - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.

Хәзерге закон нигезендә тарифлар хезмәт күрсәтүнең көйләнә ала торган төрләренә 1 июльдән үзгәрешләр кертелә.

“РФ Хөкүмәте карары белән Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү күләмен үзгәртү индексы 2017 елның 1 июленнән 4,2% дәрәҗәсендә кабул ителгән. Чагыштыру өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр Мәскәүдә 7%ка, Петербургта 6%ка, Башкортстанда 5,8%ка артачак”, - дип белдерде Марат Зарипов.

 


ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.