Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХРның Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы - Генераль консулы урынбасары Чэн Вэй белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЛУКОЙЛ» нефть комапниясе» ГАҖ вице-президенты, «РИТЭК» АҖ генераль директоры Николай Николаев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Русджам Стеклотара Холдинг» компаниясенең Россиядәге президенты Айдын Ондер белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев, "Татспиртпром" компаниясе генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов катнаштылар.
«Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы (Төркия) җитәкчелеге Татарстан Республикасында Свияжск мультимодаль логистика үзәге базасында уртак сәнәгать зонасы булдыру вариантларын карый.
Бүген бу хакта сүз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы (GOSB) идарәсе рәисе Вахид Йылдырым белән очрашуында алып барылды.
Очрашу «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы вәкилләренең Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Казанда ТР Премьер-министры Илдар Халиков «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивалендә «Генерирующая компания» ААҖнә Гран-при тапшырды. Фестивальдә катнашучыларны котлап, Илдар Халиков: «Бу сезнең заман, сезнең җиңүләр һәм сезнең уңышлар» дип билгеләп үтте.
«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстанда 2013 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТРның «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелеп килә.
Бүген Алабуга районындагы «Тарловка» сынау полигонында «Дакар-2017» ралли-марафонына старт алдыннан «КАМАЗ-мастер» командасының сынау йөрешләре һәм традицион смотры узды. Спортчыларга уңышлар теләргә дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2016 елның 10 аенда Татарстанның терлекчелек тармагындагы күрсәткечләр турында хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстан Республикасында 2016 елның 11 ноябренә социаль-мәдәният объектлары төзү буенча дүрт республика программасы тулысынча үтәлгән. Шул исәптән авыл клублары төзү программасы, беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү программасы, участок ветеринария пунктлары төзү һәм ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын ремонтлау программасы, шулай ук универсаль спорт мәйданчыклары кору программасы.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШ на визиты барышында Сан-Францискодагы Америка-Россия эшлекле советы чаралары кысаларында берничә очрашу үткәрде.
Бүген Сан-Францискода Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ford» компаниясе вице-президенты Стивен Биган белән очрашты. Очрашу Америка-Россия эшлекле советы чаралары кысаларында узды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.