Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Азнакай һәм Зәй районнарына бара

21.02.2017

Татарстан Республика Премьер-министры Илдар Халиков бүген Азнакай һәм Зәй муниципаль районнарына эшлекле очрашуга бара.

Илдар Халиковның  социаль объектларны каравы,  шулай ук Азнакай муниципаль районы Советы утырышында катнашуы, ә көннең икенче яртысында Зәй муниципаль район Советы утырышында катнашуы көтелә.

Ике утырыш та муниципаль районнарның 2016 ел өчен социаль–икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2017 елга куелган бурычларга багышлана.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.