Владимир Леонов: 7,5 меңнән артык яшь татарстанлы бүген “Юнармия” хәрәкәтендә катнаша

21.02.2017

7,5 меңнән артык яшь татарстанлы бүген “Юнармия” хәрәкәтендә катнаша. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

“Республикада яңа “Юнармия” проекты актив гамәлгә ашырыла, бүген төбәктә 493 яшь армиячеләр отряды эшли, аларда 7600 мәктәп укучысы шөгыльләнә”, - дип сөйләде ул.

Владимир Леонов шулай ук 2017 елда “Геройлар узышы” хәрби-патриотик ярышларның Татарстанның Югары Ослан районында узачагын хәбәр итте.

“Бу чара спорт һәм хәрби-гамәли әзерлек элементларын үз эченә ала, ә анда һәр ел саен меңнән артык кеше катнаша”, - дип билгеләде ул.

ТРның “Ватан” оешмасы советы әгъзасы Диләрә Гарипова  брифингта хәбәр иткәнчә, 2016 елда Татарстанның эзләнү отрядлары төрле экспедицияләр барышында Бөек Ватан сугышында һәлак булган 636 хәрбинең мәетләрен тапканнар.

“Һәлак булган сигез солдатның шәхесе билгеләнде”, - диде ул.

 


“Татар-информ” МА материаллары буенча