ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Менделеев муниципаль районы советы утырышында катнашты

20.02.2017

Бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Менделеев муниципаль районында булды.  Төп максаты – өченче чакырылыш Менделеев муниципаль районы советының унсигезенче утырышында катнашу иде. Утырышның темасы – “Менделеев муниципаль районының 2016 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар”.

Утырыш башланыр алдыннан Алексей Песошинга һәм башка рәсми затларга районда гамәлгә ашырыла торган сәнәгать һәм социаль проектларны, шулай ук район оешмалары һәм предприятиеләре продукциясе күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр.

Төп докладны Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцев ясады. Ул, аерым алганда, 2016 елда Менделеев районының ТР муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында 19 урынны алып торуын билгеләде.

ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева “Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эшлекле активлыкны үстерү” темасына доклад ясады.

Алексей Песошин кыскача 2016 елда төбәк социаль-икътисади үсешенең төп нәтиҗәләре , шулай ук агымдагы елда да дәвам иттереләчәк республика программалары турында искә төшерде.

Утырыш азагында алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. Менделеев муниципаль районының рәсми сайты материаллары файдаланылды.