Яңалыклар

01.06.2017

Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри бергәлекләрне үстерү һәм эшче кадрлар агетлыгы» берлеге Ворлдскиллс стандартлары буенча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә илкүләм тармак чемпитонатына әзерләнгәндә һәм уздырганда үзара хезмәттәшлек турында килештеләр. 

Тиешле килешүгә Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә имза салынды. 

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри бергәлекләрне үстерү һәм эшче кадрлар агетлыгы» берлеге генераль директоры Роберт Уразов кул куйды. 

01.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш визиты кысаларында Россия дәүләт тарих архивында булды. РДТА - дөньяда иң эреләренең берсе. Бүген биредә Россия тарихына кагылышлы 6,5 млн. документ саклана, архив фондының гомуми күләме - 7 млн. саклау берәмлеге. Гаять зур коллекциядә атаклы дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклеләрнең шәхси фондлары, сирәк кулъязмалар, басмалар бар. Уникаль документлар арасында Петр I аңлатмалары белән рус әлифбасы проекты, 1861 елгы крепостной хокукны бетерү турында манифест саклана.  

31.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санк-Петербург шәһәренә эш сәфәре кыла. Визитының төп сәбәбе - XXI Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу. Форумда Рөстәм Миңнеханов халыкара һәм Россия компанияләре вәкилләре эшлекле очрашулар уздырырга ниятли, шул исәптән МSD International, IBM, Schneider Electric, Rockwool International, РусГидро һәм башка компанияләр белән. Шулай ук ул берничә килешү имзалау чараларында катнашачак.

 

31.05.2017

"Рубин" футбол клубындагы бүгенге үзгәрешләр уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты, "Рубин" клубының Попечительләр советы башлыгы  Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларының команда баш тренерына бәйле сорауларына җавабын бирде. 

"Баш тренер вазифасында испан тренеры Хавьер Грасияны калдыру, яисә аны башка остазга алмаштыру тулысынча "Рубин" футбол клубының яңа расланган президенты – "ТАИФ" компаниясе директорлар советы әгъзасы Радик Шәймиев карамагында. Клубның җитәкчелеге хәзер бер кулга тупланды, нәкъ менә "Рубин"ның яңа президенты клубның үсеше һәм спорт күрсәткечләре өчен җавап бирәчәк. Шулай да, күпчелек тамашачыларның фикерен исәпкә алып, мин бер вариант буларак Корбан Бердыевны командага кайтару мәсьәләсен дә карарга тәкъдим итәм. Клубның зур җиңүләре аның исеме белән бәйле", – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

31.05.2017

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген балалар ялын оештыру буенча киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомтсволары вәкилләре катнашты.

31.05.2017

1 июньдә уздырылачак Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика сабый балалар йортының 1 нче бүлегендә (Казан, Фучик ур., 73) булды. Оешмага Татарстан Республикасы Президенты паллиатив ярдәм палатасы өчен үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты бүләк итте.

31.05.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Ко По Каном белән күреште. Азиат партнерлар ягыннан шулай ук Сингапур Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Лим Кхенг Хуа һәм Сингапурның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре дo бар иде.

31.05.2017

1 июньдә уздырылачак Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Казан шәһәренең 5 нче балалар музыка мәктәбендә булдылар. Мәктәпкә үткән ел капиталь ремонт ясалган һәм ул бүген – шәһәрнең иң яхшы һөнәри музыка җайланмалары белән җиһазландырылган һәм үзенең орган классы булган мәктәп.    

31.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гранд Отель Казан мәйданчыгында узган коррупциягә каршы стандартларны формалаштыру һәм аларны куллануның актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

31.05.2017

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә клубның Попечительләр советы уздырылды. Сезонга йомгак ясалды һәм «Рубин» ФКның киләчәктәге үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Президенты Илсур Метшинга «Рубин» президенты вазыйфасында куелган бурычларны үтәгәне өчен рәхмәт белдерде һәм идарә белән финаслауның «ТАИФ» ДКнә күчүен раслады.

Битләр: << 1141 1142 1143 1144 1145 1146 1147 ( 1148 ) 1149 1150 >>