Яңалыклар

19.07.2017

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы сулыкларының су саклау зоналарын яхшырту мәсьәләсенә багышланган иде.

Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Утырышта республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары (видеоконференцэлемтә режимында), ТР Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, министрлык һәм ведомство, дәүләт хакимиятенең федераль структура территориаль органнары, прокуратура органнары җитәкчеләре катнашты.

19.07.2017

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының төп салымнары арасында табышка салымның чагыштырма зурлыгы 38% тәшкил итә. 2017 елның алты ае эчендә аның килере 44,9 млрд. сум булган. Бүген бу хакта  Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, һәм ул 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүгә һәм 2017 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

19.07.2017

2018-2020 елларда Татарстан Республикасы буенча төп бурыч –  балансланган бюджет булдыру, барлык социаль йөкләмәләрне үтәү һәм Россия Федерациясе Президентының «май указларын» гамәлгә ашыру.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов   Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, һәм ул 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүгә һәм 2017 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

18.07.2017

Казанда полицийскийлар арасында ядрә белән ату буенча XVI Европа чемпионаты башланды.  Ярышлар 17-22 июльдә Тынычлык поселогында “Динамо” спорт үзәге базасында узачак.

Ачылыш тантанасында Европа полицийскийларның спорт берлеге президенты Люк Смейрс, “Динамо” физкультура - спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Владимир Газизов, ТР “Динамо” физкультура - спорт җәмгыяте рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

18.07.2017

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе   Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашу өчен Бөек Новгородка эш сәфәре  кылды. 

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барлы. Көн тәртибендә – 2017-2020 елларда Илкүләм технологик инициатива проектларын гамәлгә ашыру; ФТТ түгәрәкләр хәрәкәтенең «юл картасы».

18.07.2017

Бүген Казан үзәгендә Саклык банкы мәйданчыгында Коворкинг GROW up ачылды. Татарстандагы стартаплар һәм югары технологияле эшмәкәрлек үсеше буенча яңа мәйданны республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм Саклык банкы идарәсе рәисе, банкның президенты Герман Греф карады.

17.07.2017

Бүген Казанда "Ак Барс" көрәш сараенда Саклык банкының ел саен уздырыла торган төп спорт чарасы - ХII Җәйге Сбербанкиада тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкы Президенты, Идарәсе рәисе Герман Греф катнаштылар.

17.07.2017

Бүген Татарстанга эш сәфәренә "Саклык банкы" ГАҖ Президенты, Идарәсе рәисе Герман Греф килде. "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

17.07.2017

Бүген Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендәге объектларда күчмә киңәшмә уздырды. 

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш”фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР мәдәнияят министры Айрат Сибагатуллин, Яшел Үзән муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Тыгин, Казан руханилар семинариясенең беренче проректоры игумен Евфимий, Зөя Богородице-Успение ирләр монастыре настоятеле атакай Симеон, “Зөя утрау-шәһәрлеге” музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин, Россия ИКОМОС комитетының вице-президенты, Казан мәдәният институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рафаэль Вәлиев, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрекъ институты директоры Рамил Хәйретдинов, “ТР ТИТИ” ДКУ ( ГКУ “ГИСУ РТ) директоры урынбасары Рафар Шакиров катнашты.

17.07.2017

Екатеринбургта 9-13 июльдә узган “Иннопром-2017” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә килешүләр имзаланды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.

Битләр: << 1131 1132 1133 1134 1135 1136 1137 1138 1139 ( 1140 ) >>