Яңалыклар

23.06.2017

2016 елда 34 меңнән артык "КАМАЗ" автомобиле сатылган, шул ук вакытта экспорт күләме 6 мең берәмлектән артты. "КАМАЗ" автомобильләрен, автомобиль җыю комплектларын һәм запас өлешләрне сату 50 дән артык илдә алып барылды - БДБ илләре, Көньяк-Көнчыгыш илләре, Африка, Көнчыгыш Европа һәм Латин Америкасы илләрендә. 

Бу хакта бүген "КАМАЗ" ГАҖ акционерларының еллык киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. 

23.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнаша.

Чара Чаллыда уза.

«КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында «Ростех» Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар да  катнашты.

«КАМАЗ» ГАҖ эшчәнлеге турында хисап белән компания генераль директоры Сергей Когогин чыгыш ясады.

23.06.2017

Татарстан Республикасында беренче тапкыр аның яңа тарихында еллык нефть чыгару 35,5 млн тоннадан арткан, 2015 елга караганда үсеш 104,5% тәшкил иткән. Шул исәптә “Татнефть” ГАҖндә 28,7 млн. тоннадан артык чыгарылган. Бу соңгы 24 елда иң зур күрсәткеч.

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин  “Татнефть” ГАҖ акционерларының еллык җыелышында хәбәр итте.

Бу чара Әлмәт шәһәрендә узды.

23.06.2017

Бүген Әлмәттә “Татнефть” ГАҖ акционерларының еллык җыелышы узды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

23.06.2017

Казанга бүген эш визиты белән Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев килде. 

"Казан" халыкара аэропортында Алмазбәк Атамбаев һәм Кыргызстан Республикасы делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

 

 

23.06.2017

Бүген Казанда, илнең башка шәһәрләрендәге кебек үк, «Имин һәм сыйфатлы юллар» һәм «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» өстенлекле проектлары кысаларында күп эшләр башкарылган. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Татарстан Республикасында «Имин һәм сыйфатлы юллар» һәм «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» өстенлекле проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.   

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

23.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Юстиция министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы юстиция министры итеп 2017 елның 23 июненнән Рөстәм Заһидуллин билгеләнде.

Моңа кадәр ул ТР юстиция министрының беренче урынбасары иде.

22.06.2017

Бүген кич Татарстан Республикасына Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович килде.

“Казан” халыкара аэропортында Аркадий Дворковичны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

22.06.2017

Бүген - Искә алу һәм кайгы көнендә - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дан мемориалы колоннадасында Мәңгелек утка чәчәкләр салуда катнашты. 

Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия футбол берлеге президенты Виталий Мутко, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов, Немец футбол берлеге президенты Райнхард Гриндель һәм башка рәсми затлар катнашты. 

22.06.2017

Татарстан Республикасы һәм “Аэрофлот” ГАҖ” арасында бүген мәгълүмати-аналитик һәм эксперт эшчәнлеге, мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек һәм партнерлык турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм “Аэрофлот” ГАҖ генераль директоры урынбасары Кирилл Богданов имзаларын куйды.

Битләр: << ( 1151 ) 1152 1153 1154 1155 1156 1157 1158 1159 1160 >>