Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районында кыр эшләренең барышын бәяләде

28.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй мунициципаль районына барды.   

Ул чәчүлекләрне карап чыкты һәм уҗым бодае, арпа эшкәртү технологиясе белән танышты, шикәр чөгендеренең рәтләр арасын эшкәртү һәм  агрегатлары эшен бәяләде.

Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов билгеләп үткәнчә, 2016 ел  район авыл хуҗалыгы өчен бик уңышлы булды.

2016 ел нәтиҗәләре турында Рәзиф Кәримов хәбәр иткәнчә, беренче мәртәбә Зәй – 148 мең тонна бөртекле ашлык һәм беренче мәртәбә 500 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алды. 

Рәзиф Кәримов билгеләп үткәнчә, районга соңгы елларда инвестицияләр 5 млрд. сумнан артып китте, шул исәптән бер миллиардтан артыгы – республика бюджетыннан.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй мунициципаль районында кыр эшләре барышын уңай бәяләде.

Уңыш турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «әлегә бар да җайлы бара».

Бүген Зәй районына эш сәфәренә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, авыл хуҗалыгы инвесторларының берсе – «Агросила групп» - яңа технологияләр куллануда лидер.  

«Без соңгы эшләнмәләрне, заманча техниканы күрдек, үсемлекләрне яклау чараларын файдалануны карадык, орлык фонды да формалаша. Бүгенге очрашу үзенә күрә бер семинар булды, ә инвесторлар өчен исә – тәҗрибә алмашу. Минемчә,  «Агросила групп» – республикада гына түгел, илебездә дә лидер, мондый системалы җитди инновацион агрохолдинглар күп түгел», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, «соңгы елларда Зәй районы нәтиҗәләре мактуга лаек».

«Быел да нәтиҗәләр югары булыр дип ышанам», – диде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ММЧ материаллары файдаланылды.