Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» V илкүләм чемпионаты финалында («Ворлдскиллс Россия», Краснодар) җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты.
Очрашу «Свияжские холмы» (ТР Югары Ослан районы) ял йортында узды, аның кысаларында «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык Татарстан Республикасының киңәйтелгән җыелма командасы әгъзалары өчен икенче күчмә белем бирү сменасы оештырылган.
Яшьләр белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республика командасы «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионатының гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.
Татарстанда санитар-экология ике айлыгы нәтиҗәләре буенча берничә район, торак пунктларны һәм территорияләрне чистартулары өчен, бүләкләнде.
Бүләкләрне ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Муниципаль берәмлекләр арасындагы конкурста Түбән Кама муниципаль районы өченче урын яулады, кубокны район башлыгы Айдар Метшинга тапшырдылар.
Татарстан Республикасында язгы чәчү оешкан төстә узды һәм һава шартлары чәүлекләрнең бар җирдә оптималь куелыгына ирешергә ярдәм итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикаксында ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектә күп фатирлы торакларда капиталь ремонт эшләре барышын 1 мең 882 тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә 8 районда 23 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумда Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Россия төбәкләре башлыклары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә «Металлоинвест» УК ҖЧҖ белән Казанда 2019 елда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының оештыру комитеты арасында беренче партнерлык килешүе имзаланды.
Өчьяклы килешүгә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Металлоинвест» УК ҖЧҖ генераль директоры Андрей Варичев һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри бергәлекләрне үстерү һәм эшче кадрлар агетлыгы» берлеге генераль директоры Роберт Уразов кул куйды.
Документка имза салу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, февраль аенда Сочида Россия инвестицион форумында төбәкләр арасында килешү имзаланды. Ышанам, килешүне гамәлгә ашыру буенча безнең белгечләр билгеләгән чаралар төбәкара мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарачак, дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Сергей Левченкога үзара делегация визитларын оештыруны тәкъдим итте: "Сезне хезмәттшләрегез белән Татарстанга хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләү һәм безнең предприятиеләр арасында туры элемтәләр булдыру өчен чакырам".
Соңгы елларда Татарстан белән Иркутск арасында төбәкара товар әйләнеше 4 млрд. сумнан артты. Татарстан Иркутскка автомобиль шиналары, авыр йөк һәм җиңел машиналар, корыч трубалар, азык-төлек сата. Иркутсктан безгә товар целюлозасы, юу чаралары, тоз, бояу материаллары килә.
Яхшы икътисадый күрсәткечләргә карамастан, үзара сәүдә күләмен һәм товар номенклатурасын киңәйтергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, социаль өлкәдә, мәдәният һәм туризмда элемтәләрне арттырырга кирәк.
"Иркутск өлкәсе белән Татарстанның гаять көчле фәнни-техник һәм тенологияләр мөмкинлекләре бар. Без сезнең белән тәҗрибә уртаклашырга һәм сезнең эшләнмәләр белән танышырга шат булабыз", - диде ул.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Левченко Татарстан белән Иркутск өлкәсе арасындагы килешүгә 2020 елга кадәр чаралар планын имзаладылар.
«Алабуга» махсу икътисадый зонасында үз проектларын гамәлгә ашыручы инвесторлар Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга зур өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумында «Алабуга» МИЗ партнерлары белән эшлекле төшке аш барышында хәбәр итте.
Татарстан Президенты белән эшлекле төшке ашта катнашуга Россиянең эре компанияләре һәм Россиядә эшләүче эре чит ил компанияләре – «Алабуга» МИЗның гамәлдәге һәм потенциаль резидентларының топ-менеджерлары чакырылган иде.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән «Росатом» атом энергиясе дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» атом энергиясе дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев кул куйды.